Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа ел салютлары өчен районда аерым урыннар билгеләнгән

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелде. ТР Министрлар Кабинеты карарына ярашлы төстә, ул 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак. Узган сишәмбедә сәнәгать предприятиеләреннән 500 м һәм юллар, торак йортлар һәм кешеләр җыелу урыннарыннан 50 м якынлыкта урнашкан территорияләрдә бенгаль утлары һәм хлопушкалардан тыш пиротехник эшләнмәләр...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелде. ТР Министрлар Кабинеты карарына ярашлы төстә, ул 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак.

Узган сишәмбедә сәнәгать предприятиеләреннән 500 м һәм юллар, торак йортлар һәм кешеләр җыелу урыннарыннан 50 м якынлыкта урнашкан территорияләрдә бенгаль утлары һәм хлопушкалардан тыш пиротехник эшләнмәләр куллануга тыю кертелгән. Мондый саклык чаралары очраклы түгел. Россия МЧСның Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Егор Фомин хәбәр иткәнчә, нәкъ менә бәйрәмнәр чорында янгыннар белән хәл кискенләшә, шул ук вакытта алар еш кына кешеләр үлеменә яки җитди җәрәхәтләр алуга китерә.

Соңгы вакыт эчендә иң күп янгыннар саны узган яңа ел чорында теркәлгән. Быел беренче янгын курантлар сугуга ук Державино авылында килеп чыга. Нәтиҗәдә ут стихиясендә ике кеше зыян күрә. Икесе дә пешеп һәм алкоголь белән көчле агуланып РКБга китерелә. Өч тәүлектән соң Столбище авылында шәхси йортны янгын чолгый. Олы яшьтәге ир кеше зыян күрә.

Ел саен республика территориясендә медицина учреждениеләренә пиротехниканы дөрес файдаланмау аркасында төрле җәрәхәтләр белән уннарча бала китерелә. Күпләр очсыз пиротехник продукция (петарда) кулланганда җитди җәрәхәтләр ала. Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында күрелгән кисәтү чараларына карамастан, яңа елга берничә көн калганда да пиратехниканы законсыз сатучы намуссыз эшкәмәрләр очрый әле. Күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре сүзләре буенча, бүгенге көнгә район территориясендә пиротехник продукция сату буенча өч кенә нокта турында гариза бар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге эшмәкәрләргә карата җитди кисәтүләр ачыкланмаган. Сатучыларга пиротехник продукцияне 16 яшькә кадәрге балаларга сату тыелган. Авыл җирлекләре башлыклары аны куллану урыннарын билгеләргә тиешләр. Мәсәлән, лаешлыларга бәйрәм салютларын бары тик 26 Партсъезд исемендәге урамдагы спорт мәйданчыгында гына атарга рөхсәт ителә. Башка торак пунктларда яшәүче гражданнар тулырак мәгълүмат өчен авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итә алалар.

Пиротехниканы законсыз сатуның бар очраклары турында Лаеш МЧСының дежур-деспетчер хезмәтенә 2-46-01 телефоны аша хәбәр итүегезне үтенәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район салют