Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа ел “сюрпризы“, яки лаешча Лохотрон

Яңа ел "сюрпризы", яки лаешча Лохотрон Кичен квартир ишегенә шакыдылар. Бүләкләр белән тулы зур сумка белән әдәпле генә яшь кеше керде. Ул бар гаилә әгъзаларына безнең Лаеш районының алты бәхетле кешесе арасына эләгүебезне игълан итте. Аларга якынлашып килүче Яңа ел хөрмәтенә "Атлант" фирмасы бүләкләр бирә, имеш. Су фильтрын, миксер, парландыргыч...

Яңа ел "сюрпризы", яки лаешча Лохотрон

Кичен квартир ишегенә шакыдылар. Бүләкләр белән тулы зур сумка белән әдәпле генә яшь кеше керде.

Ул бар гаилә әгъзаларына безнең Лаеш районының алты бәхетле кешесе арасына эләгүебезне игълан итте. Аларга якынлашып килүче Яңа ел хөрмәтенә "Атлант" фирмасы бүләкләр бирә, имеш. Су фильтрын, миксер, парландыргыч үтүк, мультиварка тәкъдим итеп һәм оныгыма, миңа һәм иремә бүләкләр тапшырып, ул һаман бернәрсәне кабатлады:

-"Атлант" фирмасының яхшы акциясе турында барлык күршеләргә сөйләгез.

Табигый ки, бушка килгән бәхетебезгә шатланып, без фирма вәкиленә аның хезмәтләрен барлык лаешлыларга рекламаларга вәгъдә бирдек, өстәвенә әби кеше газетада эшли. Барысы да яхшы булыр иде дә бит, әмма "күктән төшкән "Кыш бабай" транспорт чыгымнары өчен 6900 сум күләмендә акча сорады.
Һәм без, ниһаять, моның лохотрон икәнен аңлап, исебезгә килдек. Бүләкләрне кире кайтарып, яшь кеше белән әдәпле генә саубуллаштык. Ул безнең, китереп биргән өчен түләргә теләмичә, 29000 сумлык техникадан баш тартуыбызга бик гаҗәпләнде. Мондый "бизнесменнар" кармагына эләкмәгез. Шунысы кызганыч, әлеге алдаудан оныгымда канәгатьсезлек хисе калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев