Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа төзелешләр. “Спорт“ станциясе“ берничә елдан Усадыны үзгәртер

Әле берничә ай гына элек Усады авылы белән янәшә чиста кыр иде. Хәзер анда заманча торак массив төзелеше кайный. "Спорт" станциясе" Казан шәһәре янындагы чираттагы күпкатлы йортлар массивы гына булмаячак. Кешеләргә уңайлы булсын өчен яңа поселокта мәктәпләр һәм балалар бакчалары, спорт заллары һәм велосипед юллары төзиләр, автомобиль юлы үткәрәләр. Төзүче...

Әле берничә ай гына элек Усады авылы белән янәшә чиста кыр иде. Хәзер анда заманча торак массив төзелеше кайный.

"Спорт" станциясе" Казан шәһәре янындагы чираттагы күпкатлы йортлар массивы гына булмаячак. Кешеләргә уңайлы булсын өчен яңа поселокта мәктәпләр һәм балалар бакчалары, спорт заллары һәм велосипед юллары төзиләр, автомобиль юлы үткәрәләр. Төзүче компания планы буенча, беренче йортларны 2018 елда тапшырачаклар. Аларга ICL КПО ВС компаниясенең яшь белгечләре урнашачак.

Төзелеш барышы белән танышырга Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, "Сувар Девелопмент" төзелеш компаниясе генераль директоры Андрей Мочалов һәм "ICL КПО ВС" АҖ генераль директоры Виктор Дьячков килде.

-Бу проект зур социаль әһәмияткә ия, - дип билгеләде Михаил Афанасьев. - Яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзү индеэшләп килүче уку йортларында урын җитмәү проблемасын хәл итәр. "Спорт" станциясе" Усады инфраструктурасын заманча шәһәр дәрәҗәсенә якынайтыр.

Виктор Дьячков ICL компаниясе хезмәткәрләренең монда торакны ташламалы шартларда сатып алу мөмкинлеге барын хәбәр итте. Квартирлар предприятиедән ерак түгел урнашкан, ә бу бик уңай.

-Торак комплекс югары үскән транспорт һәм спорт инфраструктурасын үз эченә алачак,- дип сөйли Андрей Мочалов. - Лаеш районы оешмалары хезмәткәрләре заманча һәм сыйфатлы торакка ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев