Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Яхшы сүз... Яхшы җыр...“

Бу дөньяда кеше һәрвакыт хәрәкәттә: каядыр ашыга, омтыла, үз-үзенә урын таба алмый. Югыйсә эше дә бар, сау-сәламәт, аягында йөри, күзләре күрә, гаиләсе, балалары бар, ашарга да ни теләсәң - шул... Пенсиясен вакытында китереп торалар. Ә бит никадәр артык ризыгын, яхшы киемнәрен чыгарып атучылар бар, шул ук вакытта "их, бер туйганчы...

Бу дөньяда кеше һәрвакыт хәрәкәттә: каядыр ашыга, омтыла, үз-үзенә урын таба алмый. Югыйсә эше дә бар, сау-сәламәт, аягында йөри, күзләре күрә, гаиләсе, балалары бар, ашарга да ни теләсәң - шул... Пенсиясен вакытында китереп торалар. Ә бит никадәр артык ризыгын, яхшы киемнәрен чыгарып атучылар бар, шул ук вакытта "их, бер туйганчы ашасаң иде, матур киемнәр кисәң иде" диючеләр дә аз түгел. Тормыш дәръясының 2 яры...

Бүгенге көндә - адәм баласы үзенең кешелек сыйфатларын югалта, фәкать үзен генә сөючегә, тетрәндергеч җинаятьләрне эшли алучыга әйләнеп бара. Ата-анасын кыерсытып яшәүчеләр күпме, күршесе белән ярты метр җир өчен талашып яшәүчеләр бар, ир белән хатын кычкырышканын күреп үскән балалар күпме...

Биргән нигъмәтләргә шөкер итү, гомерне мәгънәле итеп, бер-береңә изге гамәлләр кылып яшәү турында уйлап карыйбызмы? Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? Кеше нәрсә өчен яшәргә тиеш? Аңлыйсы, аңлатасы иде, аңлашасы иде...

Шул уйлар белән 27 февральдә зур хәйрия концерты оештырырга булдым. Бу уйга Лаешыбызны бизәп торачак, райондашларыбызны үз асылына кайтарырга булышачак зур Җәмигъ мәчете төзүгә беренче нигез ташын салырга ярдәм итү нияте дә этәрде.

Үземнең гыйлемем җитеп бетмәвен белеп, Зөфәр хәзрәткә мөрәҗәгать иттем. Аңа зур рәхмәт - аңлады, ярдәм итәргә булды. Концерт-кичәне икәү алып барырга җыенабыз.

Районыбызда искиткеч матур җырлаучы җырчылар, биючеләр, сүз осталары бар - кайсына әйтсәм дә, хуплап алдылар - рәхмәт аларга. Концертыбыз вәгазьләр, яхшы сүзләр белән дә үрелеп барачак. Шуңа да кичәне "Яхшы сүз... Яхшы җырлар..." дип атадым, килгән кеше үзенә җан ризыгы алып китәр дип уйлыйм.

Концерт 19 сәгатьтә башлана. Игелекле эшкә бер адым ясаудан читтә калмыйк. Сезне кичьгь кщтеп калабыз:

Вәсимә Хәкимова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево