Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Янгын куркынычы булган сезон

Янгын куркынычы булган сезонда явым-төшем юк диярлек һәм температура да шактый югары. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләрне үтәү кирәк. Бу чорда билгеләнмәгән урыннарда учак торгызу, урманда һәм торфлы җирләрдә чүп-чар, җитештерү һәм куллану калдыклары ягу тыела. Линия корылмаларына хезмәт күрсәтүчеләрдән кала, урманга гражданнар һәм транспорт чаралары керү чикләнә. Авыл...

Янгын куркынычы булган сезонда явым-төшем юк диярлек һәм температура да шактый югары. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләрне үтәү кирәк.

Бу чорда билгеләнмәгән урыннарда учак торгызу, урманда һәм торфлы җирләрдә чүп-чар, җитештерү һәм куллану калдыклары ягу тыела. Линия корылмаларына хезмәт күрсәтүчеләрдән кала, урманга гражданнар һәм транспорт чаралары керү чикләнә. Авыл хуҗалыгы җирләрен ягуга юл куелмый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф сыйфатында җәза каралган.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Лаеш урманчылыгында "Лаешлес" ДБУ белән берлектә янгын куркынычы булган сезон башлануга әзерлек эшләре алып барыла: минеральләштерелгән полосалар ясала, күргәзмә агитация һәм урманга транспорт чаралары керүне кисәтү өчен шлагбаумнар урнаштырыла, ял зоналары төзекләндерелә.

Урманда ут чыгу очракларында түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуны сорыйлар: "Лаеш урманчылыгы" ДКУ дежурные - 8 (4378) 2-76-84 яки 2-76-83; МЧС - 2-46-01 яки 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево