Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Янгын куркынычы булган сезонга әзерләр

Гадәти булмаган җылы апрель һәм фаразланганча эссе җәй урман янгыннары килеп чыгуның реаль куркынычын тудыралар. "Лаеш урманчылыгы" ТР ДКУда 2016 елның җәенә хәзердән үк әзерләнәләр. Без бу турыда урманчы-җитәкче урынбасары Фәнил Фазлыев белән сөйләшәбез. Фәнил Фасилович, Сез урманны саклауга ирекле янгын белән көрәш берләшмәләрен җәлеп итәсезме? -Әйе, әлбәттә. Янгынга каршы...

Гадәти булмаган җылы апрель һәм фаразланганча эссе җәй урман янгыннары килеп чыгуның реаль куркынычын тудыралар.

"Лаеш урманчылыгы" ТР ДКУда 2016 елның җәенә хәзердән үк әзерләнәләр. Без бу турыда урманчы-җитәкче урынбасары Фәнил Фазлыев белән сөйләшәбез.

Фәнил Фасилович, Сез урманны саклауга ирекле янгын белән көрәш берләшмәләрен җәлеп итәсезме?

-Әйе, әлбәттә. Янгынга каршы ирекле дружиналар Лаеш урманчылыгы белән берлектә формалаштырылды. Алар составында 37 кеше - урман сагы һәм урманчылык хезмәткәрләре.

Сез халык белән ничек эшләргә планлаштырасыз?

-Инде баннерлар һәм плакатлар әзерләнгән, алдагы атнада аларны Тетеево, Саескан Тавы - Шәле тирәсендәге юллар буйлап элә башлаячакбыз. Чирпы, Лаеш, Александровка, Зимняя Горка, Саескан Тавы тирәсендәге массакүләм ял урыннарында урнашкан беседкаларны буйыйбыз. Халык арасында листовкалар таратабыз, профилактик әңгәмәләр үткәрү өчен мәктәпләргә, техникумга барабыз.

Халык арасында агитация үткәрү - кирәкле нәрсә, әлбәттә. Әмма сүзләр белән генә янгынны сүндереп булмый.

-Янгын белән көрәшү өчен барлык кирәкле техника әзерләнгән: сабанлы ике МТЗ-82, ГАЗ-66 базасында янгынга каршы бер автоцистерна, УАЗ ("буханка") - янгынга каршы кече комплекс. Кирәге чыкканда III типтагы янгынга каршы химик станция белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Кар эрегәч утның басулардан урманга күчүен булдырмас өчен урман массивлары янын сукалый башлаячакбыз.

Ашыгыч очракларда нинди телефоннар буенча шалтыратырга?

-Янгын чыгу очрагында түбәндәге номерларга шалтыратырга кирәк: кәрәзле телефоннан - 010, 8-800-100-94-00, стационар телефоннан - 8 (84378) 2-76-84.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район пожароопасность