Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Янгыннарда дүрт кеше зыян күргән

Лаеш районында 2015 ел башыннан 16 янгын теркәлгән. Бу узган елгыдан биш очракка артыграк. Ел әле башлана гына, ә янгыннарда инде дүрт кеше зыян күргән. 2014 елның гыйнвар-февралендә мондый очраклар булмаган. Мәгълүмат өчен: -Беренче гыйнварда 5.24 сәгатьтә Державинода шәхси йортта янгын чыга. Өлкән яшьтәге ханым һәм 47 яшьлек ир кеше...

Лаеш районында 2015 ел башыннан 16 янгын теркәлгән. Бу узган елгыдан биш очракка артыграк.

Ел әле башлана гына, ә янгыннарда инде дүрт кеше зыян күргән. 2014 елның гыйнвар-февралендә мондый очраклар булмаган.

Мәгълүмат өчен:

-Беренче гыйнварда 5.24 сәгатьтә Державинода шәхси йортта янгын чыга. Өлкән яшьтәге ханым һәм 47 яшьлек ир кеше зыян күрә. Алар РКБның пешүләр бүлегенә китерелгән.

-Дүртенче гыйнварда 21.29 сәгатьтә Столбищедагы шәхси йортта янгын вакытында 82 яшьлек ир кеше яну продуктлары белән агулана.

-Бишенче гыйнварда 15.26 сәгатьтәге янгыннан соң шундый ук диагноз Тетеево авылында яшәүче олы яшьтәге ханымга куела.

13 февральдә Актаныш районы Поисево авылында килеп чыккан фаҗигале очрак һәр кешегә сабак булырга тиеш. Ул көнне шәхси йортта алты кеше, шул исәптән унөч, унбер һәм өч яшьләрдәге өч балигъ булмаган һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев