Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яраткан георгиннарны ничек сакларга

Кышка әзерлек шактый мәшәкать таләп итә. Бүген чәчәк бүлбеләрен кышын саклау турында сүз барыр. Инде озак еллар дәвамында язын георгиннар утыртам. Алар миндә утызга якын: төрле сортлы һәм төрле төслеләр. Эре чәчәкләр безне җәй буе һәм салкыннар башланганчы көз буе да шатландыра. Әмма, киләсе язда без тагын да әлеге матур...

Кышка әзерлек шактый мәшәкать таләп итә. Бүген чәчәк бүлбеләрен кышын саклау турында сүз барыр.

Инде озак еллар дәвамында язын георгиннар утыртам. Алар миндә утызга якын: төрле сортлы һәм төрле төслеләр. Эре чәчәкләр безне җәй буе һәм салкыннар башланганчы көз буе да шатландыра. Әмма, киләсе язда без тагын да әлеге матур чәчәкләрнең төрлелеге белән хозурлана алсын өчен аларны утыртканчыга кадәр сакларга кирәк.

Дөресен әйтим - берничә тапкыр авызым пеште, кызыклы сортларны югалттым. Һәм болар барысы да тәҗрибә җитмәүдән. Беренче тапкыр бүлбеләрне туфрагы белән казып алып пакетларга салдым да, күпквартирлы йортның подвалына куйдым. Барысы да сакланды, язын әле сортлар белән бүлештем. Икенче кышка да шулай ук эшләдем. Әмма утыртканчыга кадәр бүлбеләрнең яртысына якыны гына сакланды. Ялгышымны шунда ук аңладым - пакетларны һава кермәслек итеп бәйләгәнмен һәм бүлбеләр бозылган. Икенче юлы целлофанны ачык калдырдым, әмма берничә данәсе барыбер бозылды. Шуннан соң аларны иске тимер ваннада идән астында сакларга булдым. Барлык бүлбеләр сакланды һәм җәен дә, көзен дә чәчәк атты.

Хәзер салкыннар җитү белән георгиннарны кышлауга озатырга вакыт. Саклауның соңгы вариантын кулланам, әмма башка киңәшләргә дә шат булыр идем һәм чәчәкләр буенча гына да түгел.

Лаеш районында тәҗрибәле бакчачылар күптер дип уйлыйм. Әгәр сез яңа гына шөгыльләнә башлаган бакчачылар белән үз тәҗрибәгезне уртаклашсагыз, хаталар кимер, чәчәкләр ел саен күзне иркәләр, уңыш сизелерлек артыр иде. Хөрмәтле укучылар, киңәш һәм тәкъдимнәрегезне novayakama@yandex.ru электрон почтасы аша яки хат белән түбәндәге адреска җибәрегез: 422610, ТР, Лаеш шәһәре, Ленин урамы, 31 йорт, "Камская новь"/"Кама ягы" газетасы редакциясе, "Сад-огород" билгесе белән. Сездән җавап көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Советы садоводу

2
X