Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яраткан иренә бүләккә өч игезәк

Безнең районда игезәкләр еш тумый. Быел исә бары бер тапкыр туганнар - җәен. Ә өч игезәк турында сөйләп тә торасы түгел. Әмма... Күптән түгел генә Хәербидән яшь әни иренә өч ул бүләк итте. Мөбарәкшиннар гаиләсе - тулысынча хәербилеләр. Гаилә башлыгы Фәнис абыйсы белән монда үскән, ә аның хатыны Гөлназ гаиләсендә...

Безнең районда игезәкләр еш тумый. Быел исә бары бер тапкыр туганнар - җәен. Ә өч игезәк турында сөйләп тә торасы түгел. Әмма...
Күптән түгел генә Хәербидән яшь әни иренә өч ул бүләк итте. Мөбарәкшиннар гаиләсе - тулысынча хәербилеләр. Гаилә башлыгы Фәнис абыйсы белән монда үскән, ә аның хатыны Гөлназ гаиләсендә әти-әнисе дүрт бала тәрбияләгәннәр.
Әлеге пар очрашып-кавышкан һәм менә 15 ел инде бер-берсен яратучы ике йөрәк бергә тибә. Алар барын да бер-берсе белән килешеп эшлиләр. Бергәләп яңа йорт салалар, аның күп өлешен Фәнис үз куллары белән эшли. Гөлназ да үзләренең гаилә учагына бөтен күңелен сала. Анда бары тик яңгыравык бала тавышлары гына җитми. Тату гаилә тулы кыйммәтле гаилә бәхетен озак еллар көтә. Бер-берсенең төшенкелеккә бирелүенә юл куймыйча, алар барысы да килеп чыгасына ышаналар.
Билгеле булганча - хыяллар чынга аша! Менә әлеге яшь кешеләр дә үзләренең озак көтелгән хыялын тормышка ашыра алалар - бәби алып кайталар, һәм берне генә дә түгел. Хәерби авылы өч кечкенә кешегә байый. Өч баһадир - Руслан, Ирек һәм Фаил ноябрьнең яңгырлы көнендә яшь әти-әнинең йортын кояш нурына күмә.
Гаилә парында беренчеләрдән булып җирлек башлыгы Минзәлия Минбаева кунакта булды һәм бүләкләр тапшырды. Мөһим вакыйганы Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та игътибарсыз калдырмады. Ул Мөбарәкшиннар гаиләсен уллары туу белән котлады, чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар тапшырды. Ул бүләк иткән яңа кер юу машинасы хуҗалыкта зур ярдәм булыр.
Яшь әти һәм әни бик бәхетле - алар күңелле мәшәкатьләр һәм борчулар алдында торалар. Аларның бар игътибары татлы йоклаучы өч бәләкәчкә - гаиләнең киләчәк терәге һәм горурлыгына юнәлтелгән. Ә авырлыкларны җиңәргә күпсанлы туганнары һәм дуслары ярдәм итәр. Иң мөһиме - гаиләдә балалар дөньяга килде бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев