Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ярату – ул бер үк юнәлештә карау

Гаилә - кеше өчен иң мөһиме. Ул терәк һәм ярдәм, тормыш һәм эш өчен көч һәм илһам алу урыны. Әмма кайчак гаиләләр таркала. Татарстан ЗАГСы статистикасы буенча, республикада һәр икенче никах аерылышу белән төгәлләнә, һәм аның төп өлеше беренче биш елга туры килә. "Характер килешмәде" кебек коры сүзләр әле күптән...

Гаилә - кеше өчен иң мөһиме. Ул терәк һәм ярдәм, тормыш һәм эш өчен көч һәм илһам алу урыны. Әмма кайчак гаиләләр таркала. Татарстан ЗАГСы статистикасы буенча, республикада һәр икенче никах аерылышу белән төгәлләнә, һәм аның төп өлеше беренче биш елга туры килә. "Характер килешмәде" кебек коры сүзләр әле күптән түгел генә бер-берсенә ярату һәм тугрылык турында ант биргән парларның ни өчен аерылуын аңлата алмый.

Без әлеге сорауга җавап табарга омтылып карадык һәм күптән түгел аерылышкан берничә яшь кеше белән сөйләштек.

Резеда, 26 яшь (никахта 2 ел булган)

-Башта барысы да яхшы иде. Әмма туйдан соң, без бергә яши башлагач, ул башка кеше булып чыкты. Аның бик күп начар гадәтләре булган икән, өйдә уңайлымы юкмы икәненә битараф иде. Һәрчак акча җитмәде. Без җыештыру, пычрак савыт-саба һәм төрле вак-төяк аркасында әрләшә башладык... Ахыр чиктә, мин моннан туйдым һәм булды, җитте дип уйладым.

Айшат, 27 яшь (никахта 3 ел булган)

-Мөгаен бу ниндидер арганлыктандыр. Бала туды һәм мөнәсәбәтләр нык үзгәрде. Ул игътибарсызга әйләнде. Мин акча табу өчен генә кирәк дигән хис туды. Боера, дәгъвалар белдерә башлады. Безнең мөнәсәбәтләргә аның әти-әниләре дә кысылды. Өйдә һаман ызгыш-талаш. Бала белән аралашам, ә аның белән аралашырга теләмим.

Елена, 25 яшь (3 ел никахта булган)

-Кеше үз гаиләсе турында түгел, дуслары турында уйлады. Ул кая да булса китеп берничә көнгә югалырга мөмкин иде. Шул ук вакытта минем ни өчен рәнҗегәнне дә аңламады. Компания белән еш һәм күп эчте, күрәсең йөреп туймаган. Мин аңа ышанмый башладым.

Антон, 24 яшь яшь (2 ел никахта булган)

-Без принципларыбыз һәм тормышка карашыбыз төрле чит кешеләр булып чыктык.Икебез дә риза булып аерылыштык.

Борынгы гыйбарә бар ярату - ул кешеләрнең бер-берсенә түгел, ә бер юнәлештә каравы. Бәхетле һәм нык гаилә өчен хисләр генә җитми. Бер-береңне хөрмәт итү һәм мөнәсәбәтләр өстендә эшләү теләге дә кирәк. Әкиятләр генә гадәттә туй белән тәмамлана, ә тормышта барысы да туйдан соң башлана гына. Кешене яхшылап белми торып мондый мөһим карар кабул итәргә ашыгырга кирәкми. Сезнең кызыксынулар һәм кыйммәтләрнең уртак булуын аңларга кирәк.

Сораштыруыбыз күрсәткәнчә яшь парлар конфликтының сәбәпләре булып еш кына көнкүреш, яңа рольләр, әти-әниләр һәм туганнар белән мөнәсәбәтләр кору кирәклеге тора икән.

Гаилә җаваплылыгын күз алдында тота. Мөгаен, тормышыңда күп нәрсәне үзгәртергә туры килер, мәсәлән, начар гадәтләрдән яки дуслар белән еш аралашудан гаилә тормышы өчен баш тартырга. Гаилә бәхете үзеннән-үзе төзелми, ә аерылышу - ул мөнәсәбәтләр өстендә эшләргә теләмәгән кешеләр сайлаган юл.

Әгәр бер-береңне ишетергә һәм аңлап ярдәм итәргә өйрәнсәң, барлык кыенлыкларны да җиңеп була. Моның өчен яраткан кешең белән гаилә бәхете бүләк булачак бит. Ә ул үзе өчен көрәшергә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев