Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь белгечләр

Миләүшә һәм Рөстәм 2009 елда танышалар. Мәктәпне тәмамлап, алар Казан медицина училищесына укырга керәләр һәм бер төркемгә эләгәләр. Бер елдан соң дуслык мәхәббәткә әйләнә. -Кызык, ә бит без очрашмаска да мөмкин идек, - дип искә ала Рөстәм. - Мин соңгы чиккә кадәр мәктәптән соң кая укырга керергә икән дип уйландым....

Миләүшә һәм Рөстәм 2009 елда танышалар. Мәктәпне тәмамлап, алар Казан медицина училищесына укырга керәләр һәм бер төркемгә эләгәләр. Бер елдан соң дуслык мәхәббәткә әйләнә.

-Кызык, ә бит без очрашмаска да мөмкин идек, - дип искә ала Рөстәм. - Мин соңгы чиккә кадәр мәктәптән соң кая укырга керергә икән дип уйландым. Медицинаны иң соңгы мизгелдә сайладым һәм дөрес эшләдем дип саныйм. Бу карар язмышыма йогынты ясый торган булып чыкты.

Яшь гаилә баштан ук туган районнарына кайтырга планлаштыра. Укуны тәмамларга бер ел калгач алар өйләнешәләр һәм Чирпыда, Рөстәмнәрдә яши башлыйлар. Моңа кадәр практика үткән Лаеш үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә эшкә урнашу алар өчен авыр булмый. Яшь белгечләрне анда инде көтеп торалар. Шуның өстенә алар ипотекага басалар һәм 2017 елда квартира алырга өметләнәләр.

Ашыгыч ярдәмдә эшләү - җаваплы һәм катлаулы хезмәт. Миләүшә һәм Рөстәм бер сменада дежур торалар һәм кешеләргә бергәләп ярдәм күрсәтү җиңелрәк дип саныйлар.

-Безгә бергә эшләү җайлы, - диләр Фәтхетдиновлар. - Без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, бу безгә эшебездә ярдәм итә.

Алар буш вакытларын да бергә үткәрәләр. Кыш җитү белән яраткан шөгыльләренең берсе - тимераякта шуу. "Сәламәтлек өчен дә файдалы", - ди Миләүшә.

Яшьләр бу Яңа елны эштә каршылаячак. Бәйрәм алдыннан алар һәркемгә сәламәтлек теләделәр, әмма ни дә булса килеп чыга икән, һәрчак ярдәмгә килергә әзерләр.

Фәтхетдиновалар гаиләсе: "Яңа елда авырмавыгызны телибез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево