Яшь хуҗабикәгә киңәшләр
-Минеке тагын шалтыратты. Пилмәнне ничек ясарга икәнен сорый, - бервакыт чиратта шундый сөйләшү ишеттем. Ханымнар елмаештылар, ә аннан соң үз тарихлары белән уртаклаша башладылар, үзләренең кулинар тәҗрибәне ничек туплаулары һәм әзерләргә өйрәнгәнче күпме азык-төлекне бозулары турында сөйләштеләр. Бүген без яшь хуҗабикәләргә кирәге чыгачак берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез. -Шулпа тәмле...
-Минеке тагын шалтыратты. Пилмәнне ничек ясарга икәнен сорый, - бервакыт чиратта шундый сөйләшү ишеттем. Ханымнар елмаештылар, ә аннан соң үз тарихлары белән уртаклаша башладылар, үзләренең кулинар тәҗрибәне ничек туплаулары һәм әзерләргә өйрәнгәнче күпме азык-төлекне бозулары турында сөйләштеләр. Бүген без яшь хуҗабикәләргә кирәге чыгачак берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.
-Шулпа тәмле булсын өчен сөякле ит алыгыз һәм аны салкын суга салыгыз.
-Әгәр шулпа тәме түгел, ә ит яки яшелчәләр тәме мөһим икән, продуктларны кайнап торган суга салыгыз. Тагын бер киңәш: итне эре кисәкле итеп пешерегез.
-Фасоль яки борчак тизрәк пешсен өчен һәр 10-15 минут саен кәстрүлгә берәр аш кашыгы салкын су өстәгез.
-Сарымсак һәм лавр яфрагын ашка пешеп чыгар алдыннан 15-20 минут кала өстәгез, ягъни иң ахырдан. Аннан соң лавр яфрагын алып ташлагыз, шулай булмаганда ашка ачы тәм керергә мөмкин.
-Йомыркаларның яңамы-юкмы икәнен мондый ысул белән белергә мөмкин: аларны тозлы суга салыгыз (бер литр суга 100 грамм тоз). Бозык йомыркалар өскә калкыр, ә яхшылары савыт төбенә төшәр.
-Әгәр сез котлет өчен фарш әзерлисез, ә өйдә йомырка юк икән, борчылмагыз. Ярты кило фаршка ике аш кашыгы крахмал кушыгыз.
-Пешергәндә йомыркалар ватылмасын өчен суга тоз салыгыз яки савыт төбенә астын өскә әйләндереп тәлинкә куегыз.
-Кабыгы белән пешерелгән бәрәңге, чөгендер, кишерне салкын суда суытсаң, чистартуы җиңелрәк. Сүз уңаеннан, пешкән йомыркаларга карата да шундый ук киңәш бирергә була.
-Пешергәндә макароннар ябышмасын өчен суга бер чәй кашыгы үсемлек мае салыгыз.
-Кыздырган ит сусыл булсын өчен, аны башта көчле утта җиңелчә кызарганчы кыздырып алырга, ә аннан соң акрын утта пешереп бетерергә кирәк.
-Ризыкка беркайчан да тозны әзерли башлаганда ук салмагыз.
-Итне туңдыру камерасына юмыйча салыгыз. Ә балыкны башта юыгыз һәм чистартыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев