Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь конструкторлар модельләрен сынадылар

"Кама" спорт комплексы бассейнында тиз йөрешле лайнерлар, катерлар, моторлы яхталар, көймәләр һәм катамараннар юл салды. Суднолар модельләштерү буенча беренчелектә районның дүрт командасы катнашты. Хәерби, Пәрәү, Комлы Ковали һәм Столбище укучыларына судно модельләренең биш классында көч сынашырга туры килде. Техник иҗатның бу төре буенча шәхси-команда ярышлары районда беренче тапкыр булды. Жюри...

"Кама" спорт комплексы бассейнында тиз йөрешле лайнерлар, катерлар, моторлы яхталар, көймәләр һәм катамараннар юл салды. Суднолар модельләштерү буенча беренчелектә районның дүрт командасы катнашты. Хәерби, Пәрәү, Комлы Ковали һәм Столбище укучыларына судно модельләренең биш классында көч сынашырга туры килде.

Техник иҗатның бу төре буенча шәхси-команда ярышлары районда беренче тапкыр булды.

Жюри модельләрне генә түгел, аларның сызымнарга, прототипларга туры килүләрен дә бәяләде. Йөзә торган чаралар бер берләреннән конструкцияләрнең катлаулылыгы, башкарган навигация күнегүләре һәм тышкы кыяфәтләре буенча аерылып тордылар.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда исәбендә Столбище урта мәктәбе судно модельләштерүчеләре беренче булды. Пәрәү һәм Комлы Ковали мәктәпләре укучылары өченче урынны бүлеште.

"Резин мотор белән контурлы туры йөзү" номинациясендә шәхси беренчелектә бер юлы өч җиңүче ачыкланды: Дамир Мөбәракшин (Хәерби), Даниил Минченко (Столбище) һәм Инсаф Бикмуллин (Пәрәү).

Жюри әгъзалары кайсы катамаранга өстенлек бирергә дип озак баш ваттылар: Рифат Галәүовкамы (Хәерби) әллә Әмир Хәсәновкамы (Столбище). Нәтиҗәдә икесенә дә беренче урын бирделәр.

"Демонстрация моделе" номинациясендә лидер бердәнбер булды - Дмитрий Бушуев (Комлы Ковали). Балаларның күчмә модельләре дә бик яхшы. Күпләре ишкәкле- җилкәнле корабль шлюпкаларын җыя алган. "Ял-4" классында Столбище укучылары Сергей һәм Никита Николаевлар, Комлы Ковалидан Дмитрий Потапов һәм Пәрәүдән Фаил Зәйнуллин беренче булды. Суднолар модельләштерү буенча район этабында җиңүчеләр ачыкланды. Алар конкурсның чираттагы республика турына тагын да яхшырак әзерләнергә сүз бирделәр. Техник иҗат күргәзмәсе Казанда май аенда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево бассейн судомодели