Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь конструкторлар педагогларны таң калдырды

Хәерби урта мәктәбендә 17 декабрьдә тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары урынбасарлары семинары үтте. Педагогларның фикер алышу темасы белем бирү учреждениеләрендә техник иҗат үсеше булды. Укытучыларның актив дискуссиясе тора-бара практик дәрескә күчте. Семинар кысаларында иң гади РМ1 автомодельләре буенча ярышлар үткәрелде. Авторалли катнашучылар игътибарын җәлеп итте. Автомодельләрнең иң яхшы дизайнына конкурс...

Хәерби урта мәктәбендә 17 декабрьдә тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары урынбасарлары семинары үтте.

Педагогларның фикер алышу темасы белем бирү учреждениеләрендә техник иҗат үсеше булды. Укытучыларның актив дискуссиясе тора-бара практик дәрескә күчте.

Семинар кысаларында иң гади РМ1 автомодельләре буенча ярышлар үткәрелде. Авторалли катнашучылар игътибарын җәлеп итте. Автомодельләрнең иң яхшы дизайнына конкурс тамашачыларның хуплау алкышлары астында үтте. Оештыручы буларак мәктәп музее җитәкчесе, Хәерби мәктәбе укытучысы Рөстәм Хәсәнов чыгыш ясады. Ул мәктәптән тыш эшләр үзәгендә балалар белән авто һәм судомодельләр ясау белән шөгыльләнә.

Судомодельләрнең күрсәтмә чыгышлары ихлас соклану уятты. Төрле төстәге крейсерлар, яхталар, фрегатлар һәм җилкәнле көймәләр горур төстә өреп тутырылган бассейнның су киңлекләрен гизде. Өлкән тамашачылар балалар белән бер үк дәрәҗәдә үзләренә ошаган көймәләр өчен җан атты.

Ярышларда иң яхшылары булган укучылар мәктәптән тыш эшләр үзәге дипломнары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Кирби семинар