Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшьлек белән очрашу

Үткән шимбәдә Лаеш урта мәктәбен тәмамлауга 45 ел тулуга багышланган мәктәп дуслары очрашуы булды. Безнең сыйныф 1972 елда мәктәпнең иске бинасыннан соңгы чыгарылыш булды, хәзер анда редакция һәм башка учреждениеләр урнашкан. Шуңа күрә үз кабинетыбызда парта артына утыру һәм мәктәп коридорлары буйлап үтү насыйп булмады. Ә менә ул чактагы кайгыларсыз...

Үткән шимбәдә Лаеш урта мәктәбен тәмамлауга 45 ел тулуга багышланган мәктәп дуслары очрашуы булды.

Безнең сыйныф 1972 елда мәктәпнең иске бинасыннан соңгы чыгарылыш булды, хәзер анда редакция һәм башка учреждениеләр урнашкан. Шуңа күрә үз кабинетыбызда парта артына утыру һәм мәктәп коридорлары буйлап үтү насыйп булмады. Ә менә ул чактагы кайгыларсыз вакыт әле дә хәтердә. Юбилей очрашуга кадәр күп кенә укытучыларыбызның арадан китүләре кызганыч. Барысын исемнәре белән искә алдык, шулай ук 45 ел эчендә китеп барган тугыз сыйныфташыбызны да сагынып телгә алдык. Алар арасында районның элекке башлыгы Анатолий Демидов, җинаятьче кулыннан батырларча һәлак булган милиционер Анатолий Окунев һәм башкалар...

Безнең сыйныф искиткеч, кабатланмас, бик тә тату булды һәм хәзер дә шулай. Бәлки шуңа күрәдер дә соңгы вакытта без ел саен очрашабыз. Бер беребез белән элемтәне югалтмаска тырышабыз. Сыйныфташларыбызның яшәү географиясе шактый киң. Табиб-невролог Ләйлә Таҗетдинова 30 елдан артык Санкт-Петербургта эшли һәм яши, финансист Галина Депутатова - Туапседа, танылган хирург Александр Агеев - Казанда, элекке хәрби Виктор Евграфов - Пермьдә. Күбесе туган якка, Лаешка әйләнеп кайтты һәм эшләрен дәвам итәләр, шулай ук әти-әниләренә ярдәм итәләр, оныклар үстерешәләр. Халык юкка гына "үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да" дими. Барлык кызлар һәм малайлар яхшы белем алдылар, юкка гына сигезенче сыйныфта бездә сигез отличник булмаган. Сыйныфташлар арасында укытучылар һәм табиблар, инженерлар һәм хәрбиләр, журналистлар һәм эшче һөнәр ияләре бар. Һәр кайсының бай тормыш тәҗрибәсе бар, балачак дуслары белән уртаклашыр нәрсәләре бар.

Барысы һәрвакыттагыча, күрешү шатлыгы, аралашу выкыты, яшь чактагы безнең җырлар һәм биюләр. Бүгенге көндә исән-сау булган кадерле укытучыларыбыз Нина Николаевна Воронина, Лариса Александровна Храмова адресына җылы сүзләр кәп әйтелде. Мәктәп елларындагы шуклыкларны һәм кызыклы хәлләрне, гади мәктәп күлмәкләрен, буфеттага пирожкиларны, контроль эшләрне һәм колхоз бакчасындагы практиканы искә төшердек. Ул вакытларны кире кайтарып булмый шул. Шулай да сыйныфташларны, безнең яшьлек шаһтиләрен бәйрәм табыны артына җыеп балачакка билет алырга, тормышның куанычлы мизгелләрен искә алырга була. Ул озак дәвам итсен һәм тәэсирләргә бай булсын, ә үткән еллар безне сөендерсеннәр генә. Яңа очрашуларга кадәр!м

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X