Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшьтәшләргә хат

Исәнмесез! Мин сезгә, бүген 80гә якынлашып килүче яшьтәшләремә мөрәҗәгать итәм. Безнең язмышыбыз уртак булды. Без сугыш елларында һәм сугыштан соңгы җимереклек вакытында үскән балаларның тулы бер буыны. Фашистлар балачагын тартып алган буын... Сугыш безне үзгәртте. Безнең дөньяга карашыбыз, хезмәткә, илебезгә, бер-беребезгә мөнәсәбәтебез үзгәрде. Без чит кешеләр хәсрәтен кичерергә өйрәндек. Без...

Исәнмесез! Мин сезгә, бүген 80гә якынлашып килүче яшьтәшләремә мөрәҗәгать итәм. Безнең язмышыбыз уртак булды. Без сугыш елларында һәм сугыштан соңгы җимереклек вакытында үскән балаларның тулы бер буыны. Фашистлар балачагын тартып алган буын...
Сугыш безне үзгәртте. Безнең дөньяга карашыбыз, хезмәткә, илебезгә, бер-беребезгә мөнәсәбәтебез үзгәрде. Без чит кешеләр хәсрәтен кичерергә өйрәндек. Без бик иртә олыгайдык. Өлкәннәрчә фикер йөртергә, түземлелек белән көтәргә - сугыш беткәнен, фронттан туганнарыбыз кайтканын, тормышлар яхшыруын көтәргә өйрәндек... Без елауны оныттык.
Һәрдаим ачлык хисен һәм коткаручы яшь кычытканны, өшегән бәрәңге коймакларын, көрпә күмәчләрен оныту мөмкин түгел. Ачлыктан гайре табигый төстә шешенгән күршеләр бүгенгә кадәр күз алдында.
Күпләребезнең салкыннарга кадәр яланаяк йөрүен, кияргә аяк һәм өс киеме булмаганлыктан кышын мәктәпкә йөрмәвен хәтерлибез. Безнең буынның хезмәт эшчәнлеге 10-12 яшьтән башланды. Сугыштан соң илебез җимерелгән хуҗалыгын торгызды. Әкренләп ныгыды, куәтле державага әйләнде. Юллар, йортлар, гигант заводлар төзелде. Монда безнең - сугыш чоры балаларының да өлеше бар.
Тормыш безне булганның кадерен берегә өйрәтте. Һәр тыныч көнгә шатланырга, киләчәккә оптимизм белән карарга, бирешмәскә, зарланмаска.
Без гомер юлыбызны горур, Кеше исеменә тап төшерми үттек. Безнең буынның һәркайсы, әгәр шундый бүләк булса, "Кешелек абруе өчен" орденына лаек.
Без сезнең белән Җиңүнең 70 еллыгына кадәр яшәдек. Мин сезне, кадерле яшьтәшләрем, әлеге изге дата белән котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен, оныклар һәм оныкчыкларның яратуын телим.
Сезгә тирән хөрмәт белән мәгърифәт отличнигы, хезмәт ветераны Рафыйк Сәгыйтов, Лаеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X