Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Язгы чакырылыш-2016

ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлегендә кызу чор: призывниклар медицинакомиссиясе узалар. Аларның күбесе тиздән Ватан сагына басачак. Быел медицина һәм чакырылыш комиссиясенә 195 кеше чакырылырга тиеш. Язга чакырылыш нормасы - 50 яңа чакырылучы. Вузлар һәм сузлар тәмамлаучыларга өстенлек бирелә. Яхшы әзерлеклеләр, яхшыларның иң яхшылары Үзәк хәрби округта, даими сугышчан әзерлектәге...

ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлегендә кызу чор: призывниклар медицинакомиссиясе узалар. Аларның күбесе тиздән Ватан сагына басачак.

Быел медицина һәм чакырылыш комиссиясенә 195 кеше чакырылырга тиеш. Язга чакырылыш нормасы - 50 яңа чакырылучы. Вузлар һәм сузлар тәмамлаучыларга өстенлек бирелә. Яхшы әзерлеклеләр, яхшыларның иң яхшылары Үзәк хәрби округта, даими сугышчан әзерлектәге частьләрдә хезмәт итәчәк.

Хезмәткә барудан качучылар елдан-ел кими бара. Күп кенә яшь кешеләр үз киләчәкләре турында җитди уйланалар: хәрби бурычны үтәүдән качучыларга дәүләт һәм муниципаль хезмәткә, күп кенә дәрәҗәле оешмаларга юл ябык.

Быел урта һөнәри уку йортлары студентлары үзләренә 20 яшь тулганчы хәрби хезмәткә барудан кичектерү алалар, ә 2017 елның 1 гыйнварыннан - көллият яки техникум бетергәнче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район призыв