Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Язгы чакырылыш Ватанга хезмәт итәргә әзерләр!

Язгы чакырылыш кампаниясе белән бәйле төстә Лаешта гадәт буенча чакырылучы көненә багышланган концерт булды. Аңа якын көннәрдә Россия Кораллы көчләренә хезмәткә китәчәк егетләр һәм Лаеш мәктәпләре югары сыйныф укучылары чакырылды. Булачак Ватан сакчыларына район җитәкчелеге вәкилләре һәм өлкән иптәшләре фатыйха бирде. Өлкән буын исеменнән җыелганнарга Лаеш районы сугыш һәм хезмәт...

Язгы чакырылыш кампаниясе белән бәйле төстә Лаешта гадәт буенча чакырылучы көненә багышланган концерт булды. Аңа якын көннәрдә Россия Кораллы көчләренә хезмәткә китәчәк егетләр һәм Лаеш мәктәпләре югары сыйныф укучылары чакырылды. Булачак Ватан сакчыларына район җитәкчелеге вәкилләре һәм өлкән иптәшләре фатыйха бирде.

Өлкән буын исеменнән җыелганнарга Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов мөрәҗәгать итте. Ул яшьләргә үзләренең Бөек Ватан сугышында сугышкан бабалары һәм карт бабалары, Әфганстан һәм Кавказның кайнар нокталарында хезмәт иткән әтиләре һәм абыйлары данына лаек булуларын теләде.

-Сезнең өчен бүген бәйрәм, ә кайчандыр әти-әниләр сезнең кебек үк яшь малайларны елый-елый сугышка озата иделәр,-дип искә төшерде Рашат Мотыйгуллович.-Бәхеткә каршы, без тыныч вакытта яшибез, ә хезмәт срогы бер елга кадәр кыскартылды. Егетләр, намус белән хезмәт итегез, сезне-киләчәктә уңышлар көтә.

Бәйрәмгә килгән барлык чакырылучылар район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән гадәттәге бүләк-сәгать алдылар. Аны җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Гөлнара Шәрипова һәм Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев тапшырды. Александр Юрьевич сүзләре буенча, мондый концертлар чакырылучыларны мораль яктан армия хезмәтенә әзерли. Бәйрәм программасы хәрби хезмәт үтү турындагы тискәре фикерләрне тарату өчен кирәк.

Әти-әниләр исеменнән егетләргә чакырылучыларның берсенең әтисе, Айрат Гайнуллин мөрәҗәгать итте. Запастагы офицер әгәр алар хәрби һөнәр серләрен яхшылап өйрәнсәләр, яңалыкка омтылсалар, дуслар тапсалар армиядә узган вакытның яшьләр өчен бушка үтмәячәген ассызыклады.

Бәйрәм кичәсен җирле артистлар һәм Казан шәһәре югары хәрби училище оркестры башкаруындагы номерлар бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев