Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Язгы каникуллар“ операциясе

Юлларда балалар үлемен кисәтү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре язгы каникулларда патрульлек итүне көчәйтәләр һәм башка кайбер профилактик чаралар үткәрәләр. Илдар Вәлиуллин, Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы. Күрелгән чараларга карамастан, Татарстанда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны югары килеш кала. Быелның ике аенда республикада 77 авария килеп чыккан, аларда ике...

Юлларда балалар үлемен кисәтү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре язгы каникулларда патрульлек итүне көчәйтәләр һәм башка кайбер профилактик чаралар үткәрәләр.

Илдар Вәлиуллин, Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы.

Күрелгән чараларга карамастан, Татарстанда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны югары килеш кала. Быелның ике аенда республикада 77 авария килеп чыккан, аларда ике бала һәлак булган, 85е зыян күргән. Узган елның шул ук чорында 64 авария теркәлгән. Лаеш районында юл һәлакәтләрендә ике бала үлгән.

Балалар катнашында фаҗигаләрне киметү өчен язгы каникуллар вакытында 2016 елның 17 мартыннан 31 енә кадәр "Язгы каникуллар" операциясе планлаштырылган. Бу вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашачаклар. Очрашуларда юл хәрәкәте иминлеге һәм балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын профилактикалау турында сүз барачак.

Рейдлар вакытында кагыйдәләрне бозучы балаларга "Тукта! Синең тормышың куркыныч астында!" карточкалары төзеләчәк, аннан соң мәгълүматлар белем бирү учреждениеләренә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГИБДД каникулы