Җәйге мөселман лагере үз эшен төгәлләде
Гадәткә кергәнчә, җәйге каникул көннәрендә Лаеш мәчетендә вакытларын яхшы үткәрергә генә түгел, рухи белемнәр дә алырга теләүче балалар өчен лагерь оештырдылар. Әлеге лагерь торган саен зуррак популярлык казана. Бу юлы төзекләндерелгән һәм яңартылган мәчет 50дән артык баланы кабул итте. Алар бик теләп гарәп теле дәресләрендә шөгыльләнделәр, намаз кагыйдәләрен өйрәнделәр, вәгазьләр...
Гадәткә кергәнчә, җәйге каникул көннәрендә Лаеш мәчетендә вакытларын яхшы үткәрергә генә түгел, рухи белемнәр дә алырга теләүче балалар өчен лагерь оештырдылар.
Әлеге лагерь торган саен зуррак популярлык казана. Бу юлы төзекләндерелгән һәм яңартылган мәчет 50дән артык баланы кабул итте. Алар бик теләп гарәп теле дәресләрендә шөгыльләнделәр, намаз кагыйдәләрен өйрәнделәр, вәгазьләр тыңладылар. Теләге булганнар өйлә намазы укыды. Дәресләрне хәзрәтләр һәм лагерьны оештыручылар Ярия Әхмәтсафина һәм Нәкыя Низамова алып барды.
Балалар өчен саф һавада актив уеннар үткәрелде, ике тапкыр туклану оештырылды. Смена азагында алар Сабантуйда күңел ачтылар. Балалар һәм әти-әниләр лагерь эшендә башлап йөрүчеләргә һәм нинди дә булса ярдәм күрсәткән һәркемгә бик рәхмәтлеләр. Мәчет тәнгә дә ял бирә, җанны да баета.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев