Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җылылык белән профессионаллар тәэмин итә

Республикада кышка әзерлек әһәмиятле тема булып тора. Лаеш районы инде озак еллар дәвамында җылылык сезонына яхшылап әзерләнә һәм җылылык белән тәэмин итү төгәл график буенча башлана. Сезнең кайчан да булса безнең өйләргә җылылыкның ничек килүе турында уйлаганыгыз бармы? Әлбәттә, күпләрдә хәзер индивидуаль казаннар тора. Әмма хастаханәгә, китапханәгә яки социаль хезмәт...

Республикада кышка әзерлек әһәмиятле тема булып тора. Лаеш районы инде озак еллар дәвамында җылылык сезонына яхшылап әзерләнә һәм җылылык белән тәэмин итү төгәл график буенча башлана.
Сезнең кайчан да булса безнең өйләргә җылылыкның ничек килүе турында уйлаганыгыз бармы? Әлбәттә, күпләрдә хәзер индивидуаль казаннар тора. Әмма хастаханәгә, китапханәгә яки социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә кергәч тә без җылы биналарга эләгәбез. Бу уңайлы шартларны кем булдыра соң?
Бу турыда безнең газета хәбәрчесенә "Муниципаль проектлар дирекциясе" ЧҖҖ директоры Евгений Драгунов сөйләде.
Евгений Николаевич, сезнең хезмәт күрсәтү өлкәсенә нәрсәләр керә?
Оешма карамагында районның социаль-мәдәни өлкәсе җылылык челтәрләре һәм котельный объектларының зур проценты. Бу мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналары, алты храм һәм биш мәчет.
Көзен җылылыкны үз вакытында бирү өчен алдан нинди эшләр башкарыла?
Җылыту сезоны башлануга без ел буе әзерләнәбез. Котельныйларга даими барып йөрибез. Газ счетчикларын, контроль-үлчәү приборларын, кирәкле арматураларны һәм торбаларны тикшерәбез һәм план тәртибендә алыштырабыз. Шулай ук насос җайланмалары да контроль астында. Быел газлаштыру фонды программасы буенча ике казанны яңарттык - Сокуры мәктәбендә һәм Никольский балалар бакчасында. Каипы һәм Комлы Ковали мәктәпләрендә, Атабай мәдәният йортында газ казаннарын үз акчаларына алыштырдылар. Үзәк китапханә һәм хәрби комиссариат биналарында эчке җылыту системаларына реконструкция ясадылар, моның исәбенә беренче катлар туңмый башлады, ә фойелар хәзер җылытылалар.
Барысын да кадрлар хәл итә. Дирекциядә ничә хезмәткәр исәпләнә?
Безнең эш нигездә сезонлы. Әмма гомумән алганда эш белән 75 кеше тәэмин ителгән. Кышка әзерлек буенча план бар коллективның һәм беренче чиратта баш инженер Любовь Макарова җитәкчелегендә инженер-техник хезмәтнең бергәләп килешеп эшләве аркасында үтәлде. Үз персоналыбызга без аерым игътибар бирәбез. Хезмәткәрләр махсуслаштырылган үзәкләрдә өйрәнү үтәләр. Ел саен Ростехнадзор инспекторын чакырып, комиссия тарафыннан котельный операторларын аттестацияләү үткәрелә. Чөнки җылыту җайланмаларына хезмәт күрсәтү аерым белемнәр һәм кайбер мәҗбүри таләпләр үтәлешен таләп итә. Шуңа күрә безнең белгечләр даими төстә үз квалификацияләрен камилләштерәләр.
Сезнең эштә штаттан тыш хәлләр буламы?
Районда без 70 тән артык котельныйга хезмәт күрсәтәбез. 11 ел эшләү дәверендә җитди гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмады. Аерым очракларда, биналарның үзләрендә торбалар тишелгәндә, төнлә белән дә, моның безнең җаваплылык чикләреннән тыш булуына карамастан, безнең бригадалар хәлне коткара алдылар.
Быел җылылык график буенча килдеме?
Безнең эш планы дөресләп төзелгән һәм җайга салынган. Узган еллардагы кебек үк, җылылык вакытында - 15 сентябрьдә бирелде. Бераз алданрак (айның беренче көннәрендә) китапханәдә һәм Лаешның тернәкләндерү үзәгендә җылылык тоташтырылды. Безнең район җылыту сезоны башлануга тулысынча әзерлек белән килде, һәм хәзер, җылылык бирә башлаганнан соң бер ай үткәч тә, җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен тикшерүләр һәм саклык өчен ремонт эшләре үткәрелә.
Әңгәмәне Мария Павлова алып барды.
Автор фотосы
Газ җайланмаларына хезмәт күрсәтү буенча мастер Анатолий Игнатьев котельный эшен тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев