Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әйләнә-тирә мохит белән балалар Лаешның Җиңү паркында таныштылар

Республика парклар һәм скверлар елы кысаларында Лаешның Җиңү паркында "Үзеңне урманда ничек тотарга" дәресе үтте. Әйләнә-тирә мохитне Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге карамагындагылар танып-белде. -Урманнар, парклар, скверлар - табигатьнең бәя биреп бетергесез бүләге һәм без сулый торган һаваның "кислород фабрикалары", - дип сөйли дәрес барышында үзәк педагогы....

Республика парклар һәм скверлар елы кысаларында Лаешның Җиңү паркында "Үзеңне урманда ничек тотарга" дәресе үтте. Әйләнә-тирә мохитне Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге карамагындагылар танып-белде.

-Урманнар, парклар, скверлар - табигатьнең бәя биреп бетергесез бүләге һәм без сулый торган һаваның "кислород фабрикалары", - дип сөйли дәрес барышында үзәк педагогы.

Балалар табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, куакларның агачлардан нәрсә белән аерылуын, кошларның ни өчен көзен җылы якларга китүен белделәр. Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, көз турында шигырьләр укыдылар, әлеге ел фасылы билгеләрен атадылар.

Үзәк педагоглары фикере буенча, мондый дәресләр балаларның табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгытырга ярдәм итә, аңа мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли, күзәтүчәнлекне, фикер йөртү сәләтен һәм сөйлмне үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Центр реабилитации