Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Йомгак ясалды. Алда – яңа бурычлар

Лидер булу өчен Лаеш районының барлык ресурслары бар - Премьер-министр урынбасары - ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның фикере шундый. Әлеге фикерен ул Советның отчет сессиясендә әйтте. Сессиядә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтдинов һәм башка рәсми затлар да катнашты. Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Роман...

Лидер булу өчен Лаеш районының барлык ресурслары бар - Премьер-министр урынбасары - ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның фикере шундый.

Әлеге фикерен ул Советның отчет сессиясендә әйтте.

Сессиядә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтдинов һәм башка рәсми затлар да катнашты.

Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Роман Шәйхетдинов әле күптән түгел генә капиталь ремонт ясалган җирле почта элемтәсе бүлегендә булдылар. Дәрәҗәле кунак хезмәткәрләр белән аралашты, аннан соң почта хезмәтләреннән файдаланды. Комлы Ковали почтасы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына ышанган министр РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка котлау открыткасы һәм китап җибәрде.

Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге делегация "Ковали" нефть кудыру станциясендә, "Дружба" спорт-ял үзәге спортзалында һәм җирле мәктәптә булды. Мотоцикллар һәм роботлар белән мавыгучы Комлы Ковали укучылары кунакларны гаҗәпләндерде. Министр аеруча ретро-мотоцикллар белән кызыксынды. Чыннан да, алар яныннан үтеп битараф калу мөмкин түгел иде.

Роботлар, кызыксынучан балалар тарафыннан эшләнгән 3D-принтер турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Сессиядә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры моны билгеләп үтте һәм яшь талантларга район киләчәгендә зур роль уйнарга туры киләчәген ассызыклады.

Отчет сессиясендә төп доклад белән район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады. Ул узган елгы социаль-икътисади эшчәнлеккә йомгак ясады һәм 2016 елга бурычлар билгеләде. Районда күп кенә күрсәткечләрнең тотрыклы уңай динамикасы, Татарстан буенча эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе күзәтелә. Сәнәгать мәйданчыкларына аерым игътибар бирелә: хәзерге вакытта 11 сәнәгать мәйданчыгы эшләп килә һәм рәсмиләштерү стадиясендә. Район башлыгы Нармонка авыл җирлегендә сәнәгать мәйданчыгы үсешен игълан итте, анда балык эшләнмәләре җитештерәчәкләр һәм эшкәртәчәкләр.

Лаеш районы торак сафка кертү темплары буенча алда бара. Соңгы биш елда 13 яңа фельдшерлык-акушерлык пункты төзелгән, 23 ФАПка капиталь ремонт ясалган. Узган ел эчендә генә район авылларында биш яңа медицина учреждениесе файдалануга тапшырылган.

-Бер ел эчендә моның кадәр ФАПлар республиканың бер генә районында да төзелмәгән, - дип ассызыклады Михаил Афанасьев.

Планнарда - шәхси-дәүләт партнерлыгы кысаларында Комлы Ковалида дәвалау-диагностика үзәге төзү.

Яхшы юллар - икътисадның уңышлы үсеше факторларының берсе. Юл капламын һәм тротуарларны ремонтлау проблемасы районда максатчан төстә хәл ителә. Мәсәлән, 2015 елда гына ремонтланган юллар озынлыгы 26,48 км, ә тротуарлар озынлыгы 2,6 км тәшкил итте. Бу максатларга 157 миллион 200 мең сум тотылган.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та Лаеш районы казанышлары турында сөйләде.

-Монда Михаил Афанасьевның хезмәте зур. Ул актив төстә инвестицияләр җәлеп итә, мәсьәләләрне тиз арада хәл итә, куелган бурычларны үтәүдә үзсүзлелек күрсәтә, - диде Премьер-министр урынбасары. - Икътисадта һәм социаль тармакта югары күрсәткечләр - районда яшәүче бар кешенең зур хезмәте нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сессия