Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яраткан әни, искиткеч әби

Әни безгә бар нәрсәне алыштыра, ә аны беркем дә, беркайчан да алыштыра алмый.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен бәйрәм иттек. Тормыш бүләк итүчеләргә багышланган көн.

Өч бала анасы Асия Ситдыйк кызы Мөхәммәтгалиева (рәсемдә зәңгәр костюмнан) гомере буе Пәрәүдә яши һәм фельдшерлык-акушерлык пунктында эшли. Тыйнак, ачык йөзле ханым эштән һәм өй мәшәкатьләреннән кала өч бала тәрбияләп үстергән.

-Элек гаиләдә өч бала булу гадәти күренеш иде, гаилә күп балалы дип саналмады, - дип сөйли ул. - Мин үзем биш балалы гаиләдә үстем. Вакыты җиткәч кияүгә чыктым, бала таптым, эшкә чыктым. Фельдшер эше вакытымны күп алды, кайчакта төннәрен дә авырулар янына барырга туры килде. Ирем дә эштә. Кечкенәдән балалар өйдә ялгызлары калды. Ә нишлисең? Шулай мөстәкыйль булып үстеләр. Барысына өйрәнделәр - ашарга да пешерделәр, кер дә юдылары, өй дә җыештырдылар, олырагы кечкенәләргә күз-колак булды.

Ял көннәрендә бергәләп мунча яктык, камыр ашлары пешердек, дуслар белән аралаштык.

Хәзер өйдә ялгызым калдым, 15 ел элек иремне җирләдем. Әмма ял көннәрендә балаларым һәм оныкларым кайта. Алар хәзер җиде инде. Без табын корабыз, яңалыклар, тәэсирләребез белән уртаклашабыз.

-Элегрәк,эшләгәндә, балаларыгыз кечкенә чакта, Сез яраткан шөгылегезгә вакыт таба алдыгызмы?

-Юк, чигәргә һәм бәйләргә бик яратсам да үземә вакыт калмады. Хәзер эш көннәрендә өйдә ялгызым, вакыт күп - үземә ошаган эшләр белән шөгыльләнәм.

-Балалар үскәндә үзара әрләшүләре, сугышулары булдымы?

-Аннан башка буламы соң?! Әрләштеләр дә, сугыштылар да. Әмма алар вак-төяк кенә. Хәзер ул яшьтән үттеләр инде, дус, тату яшибез.

-Гаиләгезнең үз гадәтләре, яраткан бәйрәме бармы?

-Бар. Бу - Сабантуй. Бәйрәмнән соң без үзебезнең зур гаилә, балалар, дуслар белән су буена барабыз, табигатьтә ял итәбез. 45-50 ләп кеше җыела. Без самавыр кайнатып чәй эчәбез, балалар белән төрле уеннар уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз. Тәэсирләребез бер елга җитә.

-Күп балалы гаиләдә бәхетме яки проблемалар күпме?

-Әлбәттә, бәхет. Кыенлыклар вакыты белән үтә, онытыла. Хәзер минем балаларым - минем терәгем, таянычым. Без бер-беребезгә ярдәм итәбез, булган мәшәкатьләрне бергә хәл итәбез - менә бу гаилә дә инде!

Кызыклы саннар:

Дәүләт статистикасының Лаеш район бүлеге рәсми мәгълүматлары буенча 2012 елда:

393 бала дөньяга аваз салган.

419 кеше вафат булган

Халыкның табигый кимүе - 26 кеше. Республика буенча Лаеш районы 19 нчы урында.

2013 елның гыйнварыннан октябрь аен да кертеп:

439 кеше туган

435 кеше үлгән

Халыкның табигый артуы +4 кеше

Республика буенча Лаеш районы 15 нче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пелево Мухаметгалеева