Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Йөрәк балаларга бирелгән

"Ел тәрбиячесе-2016" республика конкурсының зона туры Столбищеның "Сказка" балалар бакчасы базасында булды. Һөнәри конкурс "Йөрәк балаларга бирелгән" девизы астында үтте. Конкурста һөнәри осталыкның район конкурслары җиңүчеләре булган Биектау, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Югары Ослан районнары, шулай ук Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Мәскәү районнары балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Конкурсантларны Столбищеда...

"Ел тәрбиячесе-2016" республика конкурсының зона туры Столбищеның "Сказка" балалар бакчасы базасында булды. Һөнәри конкурс "Йөрәк балаларга бирелгән" девизы астында үтте.

Конкурста һөнәри осталыкның район конкурслары җиңүчеләре булган Биектау, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Югары Ослан районнары, шулай ук Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Мәскәү районнары балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Конкурсантларны Столбищеда ачык йөз һәм ипи-тоз белән каршыладылар. "Весновея" вокаль ансамблендә катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының зур делегациясен "Лаеш турында җыр" белән каршы алдылар. Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр театральләштерелгән шоуда хәзерге балалар бакчалары тормышы турында сөйләделәр, уен формасында яңа белем бирү технологияләре белән таныштырдылар. Составында Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Марина Морозова, ТР мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем бирү лабораториясе мөдире Гөлнур Манюрова, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Эльвира Измайлова, Казан педагогика көллияте директорының укыту эшләре буенча урынбасары Сабилә Гаффарова булган абруйлы жюри педагоглар әзерлеге дәрәҗәсен югары бәяләде. 12 конкурсант арасында Лаеш районы вәкилләре - "Радуга" балалар бакчасыннан (Лаеш) Марина Макарова һәм "Солнышко" балалар бакчасыннан (Нармонка) Айгөл Шәяхмәтова.

Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Абутдинова һәм жюри әгъзалары катнашучыларга уңышлар теләп чыгыш ясадылар. Конкурста катнашучылар үткәрелгән жирәбәгә ярашлы төстә чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш концерт номерлары белән чиратлашты, һәрбер конкурсантканың үз үзенчәлеге бар иде, алар яңа методикалар һәм педагогик алымнар күрсәттеләр.

Мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Венера Дәүлиева билгеләп үтте:

-Лаеш районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм мөдирләре бердәм команда буларак чыгыш ясадылар, зона конкурсын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар. Конкурс безнең тәрбиячеләр потенциалының никадәр югары булуын күрсәтте. Жюри әгъзалары сыйфатында катнашкан ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре фикере буенча, чараны әзерләү дәрәҗәсе Россия стандартларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район конкурс воспитатели

2
X