Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Йөрәкләрне музыка белән тутырыйк

Лаеш сәнгать мәктәбе музыка укытучысы, "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Диана Хоботина шушы көннәрдә иҗат юбилеен - музыка өлкәсендә 25 еллыгын билгеләп үтте. Сәнгать мәктәбе актлар залы рәхмәтле тамашачылар - педагогның тәрбияләнүчеләре, аларның әти-әниләре, хезмәттәшләре һәм дуслары белән тулы иде. Музыкаль-шигъри кичә (сценарийны шигырьләрдә тантана гаепчесе үзе әзерләгән) иң...

Лаеш сәнгать мәктәбе музыка укытучысы, "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Диана Хоботина шушы көннәрдә иҗат юбилеен - музыка өлкәсендә 25 еллыгын билгеләп үтте.

Сәнгать мәктәбе актлар залы рәхмәтле тамашачылар - педагогның тәрбияләнүчеләре, аларның әти-әниләре, хезмәттәшләре һәм дуслары белән тулы иде. Музыкаль-шигъри кичә (сценарийны шигырьләрдә тантана гаепчесе үзе әзерләгән) иң баштан ук кабатланмас, гаилә атмосферасына якын халәт булдырды.

Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң педагог тормышы Лаеш районы белән аерылгысыз бәйләнгән. Диана Владимировна чирек гасыр эчендә 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбендә, Лаешның балалар бакчаларында һәм сәнгать мәктәбендә эшләргә өлгергән. Музыкантның, композитор, шагыйрь һәм искиткеч музыка укытучысының иҗади палитрасы ачык һәм күпкырлы. Юкка гына талантлы кеше бар нәрсәдә дә талантлы дип әйтмиләр. Бәйрәмдә Диана Хоботина иҗатын яратучы күп санлы кеше нәкъ менә шул турыда сөйләде.

Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Вера Банновадан, музыка училищесында үзенең укытучысы Вера Захарова һәм курсташы Ольга Воронинадан, "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасы коллективыннан, сәнгать мәктәбе педагогларыннан ул котлаулар, бүләкләр һәм кочак-кочак чәчәкләр кабул итте.

Диана Хоботинаның яшь тәрбияләнүчесе Валерия Нохратская чыгышы йөрәкләргә үтеп керде. Лера үз шигырьләрен яраткан укытучысына багышлаган.

Диананы туганнары: әни-әтисе Евдокия Ивановна һәм Владимир Захарович, шулай ук кызы һәм улы җылы котлады.

Искиткеч музыка һәм җырлар, биюләр һәм шаян индермедияләр тамашачыларны бәйрәм дәвамында шатландырды. Иҗат юлы турында сөйләгәндә Диана Владимировна үзенең тормыш девизын атады: "Игелек эшләргә ашыгыгыз!" Чыннан да, җылылык һәм игелектән башка яхшы педагог булып булмый. Бәйрәмдә Диана Хоботинаны нәкъ шулай атадылар

Юбилярга бүләкләр арасында - иҗат юлының дәвам итүен теләп ак рояль рәвешендә торт, шарлардан ясалган 25 чәчәк һәм "Клавишалар һәм чәчәкләр" символик картинасы бар.

-Мәктәпләр һәм балалар бакчаларының ачык тәрәзәләреннән балаларның яңгыравык шат тавышлары ишетелсен, - Диана Хоботина үзенең иҗат кичәсен шулай тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево