Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр

Лаеш районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны ачыклады. Тикшерү кысаларында прокуратура хезмәткәрләре Лаеш үзәк район хастаханәсеннән һәм Лаеш районы ЮХИДИ бүлегеннән йөртү таныклыклары булган һәм наркологта "алкогольгә бәйлелек" диагнозы белән исәптә торган затлар турында мәгълүматлар соратып алдылар. -Әлеге исемлеккә кергән барлык машина йөртүчеләр булган авырулары белән бәйле рәвештә...

Лаеш районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны ачыклады.

Тикшерү кысаларында прокуратура хезмәткәрләре Лаеш үзәк район хастаханәсеннән һәм Лаеш районы ЮХИДИ бүлегеннән йөртү таныклыклары булган һәм наркологта "алкогольгә бәйлелек" диагнозы белән исәптә торган затлар турында мәгълүматлар соратып алдылар.

-Әлеге исемлеккә кергән барлык машина йөртүчеләр булган авырулары белән бәйле рәвештә машина йөртә алу мөмкинлегенә өстәмә төстә табиблык комиссиясе тарафыннан тикшерелделәр, - дип аңлатма бирә район прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов. - Тикшерү йомгаклары буенча комиссия дүрт граждан "алкогольгә бәйлелек" авыруы белән бәйле төстә транспорт чаралары белән идарә итә алмый дигән нәтиҗәгә килде.

Автотранспорт чараларын йөртүчеләр өчен алкоголизм, наркомания, токсикомания булганда тыюлар билгеләнгән. Транспорт чарасы белән идарә итү тотрыклы ремиссия күзәтелгәндә яки дәваланганнан соң исәптән төшерелгән очракта гына рөхсәт ителә.

Ә ремиссия күзәтелмәгән гражданнарның автомобиль белән идарә итүе юл-транспорт вакыйгалары килеп чыгу куркынычын тудыра.

Район прокуратурасы судка дүрт административ дәгъва җибәрде һәм суд аларны тулы күләмдә канәгатьләндерде. Юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыручы машина йөртүчеләр мәҗбүри төстә йөртү таныклыкларыннан мәхрүм ителде.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда да район прокуратурасы судка шундый 10 гариза җибәрде, алар да канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район