Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Юбилейнаяда тагын бәйрәм

Узган җомгада, Лаешның шәһәр статусы алуы уңае белән тантаналар барган бәйрәм көнне, район үзәгендә социаль программалар кысаларында төзелгән тагын 24 квартирлы бер яңа йорт үз ишекләрен ачты. Әлеге әһәмиятле сәбәп аркасында Юбилейная урамында, шәһәрнең тагын бер бизәге булган өч катлы матур йорт янында яңа йортка күчүчеләр, аларның күпсанлы туганнары, дуслары,...

Узган җомгада, Лаешның шәһәр статусы алуы уңае белән тантаналар барган бәйрәм көнне, район үзәгендә социаль программалар кысаларында төзелгән тагын 24 квартирлы бер яңа йорт үз ишекләрен ачты.

Әлеге әһәмиятле сәбәп аркасында Юбилейная урамында, шәһәрнең тагын бер бизәге булган өч катлы матур йорт янында яңа йортка күчүчеләр, аларның күпсанлы туганнары, дуслары, күршеләре җыелды. Күпләр тантаналы чарага элекке гадәт буенча песи белән килгәннәр. Яңа йортта яшәячәк кешеләр арасында балалы гаилә парлары, яшь белгечләр күп. Барысы да бәхетле - хыяллары тормышка ашты.

-Сезнең бүген искиткеч квартирларга күченүегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен республика Президентына, Дәүләт торак фондына әйтәсе килә, - дип ассызыклады район башлыгы Михаил Афанасьев үзенең яңа йортка күчүчеләргә мөрәҗәгатендә. - Бу районда социаль программалар кысасында төзелгән беренче һәм соңгы йорт түгел. Бүген яңа квартир ачкычлары алу чираты сезгә җитте. Төзелешне кыска срокларда төгәлләгән подрядчыларга аерым рәхмәт. Һәм шунысы куанычлы, һәр объект, бераз гына булса да, алдагысыннан яхшырак, матуррак. Бу микрорайон буенча киләчәккә планнарда - инфраструктура булдыру, кибетләр, даруханәләр төзү, шулай ук ял урыннарын төзекләндерү.

-Безнең төзелеш компаниясе алып барган торак йортлар төзелешенең масштаблары һәм темплары чыннан да югары. 2009 елдан башлап Лаеш районы территориясендә күпквартирлы 15 йорт төзелде, ә бу 547 квартир, аларда ике меңгә якын кеше яши, - дип саннар китерә "Строитель+" ЧҖҖ директоры Ленар Григорьев. - Ел азагына кадәр безнең төзүчеләр тагын күпквартирлы дүрт йорт төзергә планлаштыралар. Бу йортта сезгә җылы, уңайлы һәм җайлы булсын, кадерле яңа йортка күчүчеләр!

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җыелганнарга игелек һәм бәхет теләп мөрәҗәгать итте. Форсаттан файдаланып, ул үзләренең яшь гаиләләре аерым торак алгач нинди хисләр кичерүләрен искә төшерде. Ул вакыттан озак еллар узган, ә ул көн вакыйгалары һаман истә.

Яңа торакка күчүчеләр үзләре дә шатлыклары белән уртаклашырга әзер. Мәсәлән, якын арада гаилә ишәюе көтелүче Габдрахмановлар гаиләсенә әти-әниләрендә дә, вакытлыча торак мәйданда да яшәргә туры килгән. Үз тораклары бусагасын беренче атлап керүче бу гаилә өчен өй туе - чын бәйрәм, яңа тормыш башлый торган вакыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево