Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында карарны Интернет аша алу

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганда чыннан да шул ук көнне карарны үз электрон почтаңа алып буламы? - дип сорый Николай Волков. Аның соравына Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Исмәгыйлов җавап бирә. Автомат фото- һәм видеофиксация системалары ярдәмендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы эшләр һәм юл...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганда чыннан да шул ук көнне карарны үз электрон почтаңа алып буламы? - дип сорый Николай Волков.

Аның соравына Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Исмәгыйлов җавап бирә.

Автомат фото- һәм видеофиксация системалары ярдәмендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы эшләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материаллары буенча карарларны физик һәм юридик затлар аларны чыгарган көнне электрон почта ящикларында ала алалар.

Бу хезмәтне активлаштыру өчен Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итү һәм гариза бланкы тутыру зарур. Моны эшләгәндә транспорт чарасын теркәү турында таныклык күчермәсе һәм мөрәҗәгать итүченең ИННы булу кирәк. Ә юртидик затлар - юридик зат турында мәгълүмат булган бланк һәм транспорт чаралары турында мәгълүматлар бирәләр.

Гариза бланкларын дәүләт автоинспекциясеннән яки ЭЭМның Татарстан Республикасы ЮХИДИ сайты www/gibdd/tatarstan/ru "В помощь водителю" вкладкасыннан алырга була.

Бу хезмәт 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертелгән төзәтмәләр уңаеннан аеруча мөһим. Алар автомобиль хуҗасы карар чыккан көннән 20 көн эчендә түләгәндә штрафның яртысын түләү мөмкинлеген күздә тота. Әгәр административ хокук бозу турындагы карарны почта аша көткәндә бу вакытта өлгереп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район