Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнәбез

Юл хәрәкәте интенсивлыгы үсү һәм балаларга куркыныч янаган хэллэр арту сәбәпле кече яшьтән балаларда юлларда үзеңне имин тоту күнекмәләре формалаштыру балалар бакчалары педагоглары эшендә төп урын алып тора. Районның мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре балаларның юлларда имгәнүләрен профилактикалау буенча бай тәҗрибә туплады. Балаларның предмет белән үстерү киңлеген оештыру үткә-релгән эшнең нәтиҗәлелегенең...

Юл хәрәкәте интенсивлыгы үсү һәм балаларга куркыныч янаган хэллэр арту сәбәпле кече яшьтән балаларда юлларда үзеңне имин тоту күнекмәләре формалаштыру балалар бакчалары педагоглары эшендә төп урын алып тора.

Районның мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре балаларның юлларда имгәнүләрен профилактикалау буенча бай тәҗрибә туплады.
Балаларның предмет белән үстерү киңлеген оештыру үткә-релгән эшнең нәтиҗәлелегенең төп шартларының берсе булып тора. Шушы максаттан районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә махсус җи-һазланган автосыйныфлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү өчен кабинетлар эшли. Алар юл билгеләре тупланмалары, күп санда дидактик уеннар һәм үстерүче материаллар, балалар яшәгән микрорайоннар макетлары белән җиһазланган. Күп кенә балалар бакчалары территорияләрендә практик күнегү-ләр өчен чынбарлык шартларга якынайтылган юл билгеләре куелган мәйданчыклар, ә төркемнәрдә - алган белемнәрне ныгыту буенча төрле эшчәнлек төрләре өчен материаллар күп булган почмаклар бар.
Педагогик коллективлар балаларның юлда, транспортта имгәнүләрен профилактикалау буенча атналыклар, ункөнлекләр һәм айлыкларны регуляр үткәрәләр, алар кысаларында викториналар, рәсемнәр, агитбригадалар, плакатлар, бакчага йөрүче балалар һәм аларның әти-әни-ләре ясаган әйберләргә бәйгеләр оештырыла.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре аларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен булган программалар, методик ярдәмлекләрдән файдалану белән бер-гә авторлык методик һәм практик пособиеләр, конспектлар, дидактик уеннар эшлиләр, шигырьләр һәм җырлар иҗат итәләр.
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә ата-аналар һәм район халкы арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау да мөһим урын алып тора. Әмма тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән балаларны юл хәрәкәтендә катнашуга әзерләү планында үзара эшчәнлек проблемасы практик эш-чәннәр өчен актуаль булып кала. Әгәр үз гомерен һәм үз баласы гомерен куркыныч астына куеп ата-ана баласын җитәкләгән килеш кагыйдә боза икән, иң тәҗрибәле педагогларның да эше юкка чыга.
Безнең педагогларның балалар һәм аларның әти-әниләре бе-лән эшләү тәҗрибәсе гадәттәге "Яшел ут" смотр-бәйгесендә катнашу өчен тапшырылган материалларда чагыла. Бәйгенең максаты - мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә профилактикалау эшенең сыйфатын күтәрү. Район тәр-биячеләре республика бәйгеләрендә берничә тапкыр приз алдылар һәм җиңү яуладылар. Район газетасының соңгы саннарының берсендә бу хакта язылган иде.
Балаларда юлларда имин тәртип күнекмәләре тәрбияләүгә мондый якын килү балаларның юл-транспорт һә-лакәтләрендә имгәнү-ләр дәрәҗәсен киметергә, сәламәтлек, ә иң мөһиме - бала гомерен сакларга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев