Юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
Никольский-Пиголи автоюлының беренче километрында җитди юл-транспорт фаҗигасе килеп чыга. ВАЗ-21150 автомобиле йөртүчесе, йөртү тәҗрибәсе шактый булган гр. Б. һава шартларын исәпкә алмый. Имин юл хәрәкәтен тәэмин итүче тизлек сайламый. Нәтиҗәдә аның машинасы идарәне югалта һәм каршы яктагы юл читенә төшә. Йөртүче, аның 74 яшьлек юлдашы һәм 41 яшьлек пассажирының баш...
Никольский-Пиголи автоюлының беренче километрында җитди юл-транспорт фаҗигасе килеп чыга.
ВАЗ-21150 автомобиле йөртүчесе, йөртү тәҗрибәсе шактый булган гр. Б. һава шартларын исәпкә алмый. Имин юл хәрәкәтен тәэмин итүче тизлек сайламый. Нәтиҗәдә аның машинасы идарәне югалта һәм каршы яктагы юл читенә төшә.
Йөртүче, аның 74 яшьлек юлдашы һәм 41 яшьлек пассажирының баш сөяге җәрәхәтләнә. Зыян күрүчеләр РКБга китерелә.
Шуны әйтергә кирәк, әлеге авариядә зыян күрүчеләр барысы да иминлек каешын эләктергән булалар. Ихтимал, бу аларның гомерен коткарып калгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев