Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Юлны үзара салым акчасына салдылар

Юл булмау - Лаешның иске микрорайоннарының берсе булган Чернозерка кешеләре өчен иң авырткан урын. Чернозеркага өеп ясалган шоссе илтә, ә янәшәдә тирән ермак. Язын көчле кар сулары ермакка ага һәм үзе белән юлны да юып төшерә. -Ул инде күптән ремонт кына түгел, ә асфальт салуны таләп итә иде, - дип...

Юл булмау - Лаешның иске микрорайоннарының берсе булган Чернозерка кешеләре өчен иң авырткан урын.
Чернозеркага өеп ясалган шоссе илтә, ә янәшәдә тирән ермак. Язын көчле кар сулары ермакка ага һәм үзе белән юлны да юып төшерә.
-Ул инде күптән ремонт кына түгел, ә асфальт салуны таләп итә иде, - дип сөйли ТИҮ рәисе Надежда Генералова. - Дүрт еллап элек монда вак таш китерделәр, әмма яңгыр сулары аны ермакка юып төшерде. Узган ел Урам көнендә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина юл булачак дип ышандырды. Бу безгә өмет бирде. Җәен көчле яңгырлар явып узды һәм юл тагын да ныграк юылды. Электр баганалары шулкадәр нык авыштылар ки, үткәргечләрдә эленеп тордылар диярлек. Мин ярдәм сорап Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Яковлевка мөрәҗәгать иттем, аны урынга килеп карарга чакырдым.
Электриклар авып баручы баганаларны тиз арада урынына куйдылар, ә чокырларны вак таш белән күмделәр. Ерганакларны бетерүнең беренче этабы шуның белән төгәлләнде. Проблеманы хәл итәргә район хакимияте - район башлыгы Михаил Афанасьев һәм аның урынбасары Илгизә Тимершина кушылды.
-Асфальт ваклары җәйгәч, безнең шатлыгыбызның чиге булмады, - дип сөйләвен дәвам итә Надежда Генералова. - Бездә нигездә өлкән кешеләр яши, инвалидлар күп. Элек ашыгыч ярдәм белән проблема килеп чыга - ул чакыруларга килә алмый иде. Хәзер бу мәсьәлә ябык. Шуны әйтергә кирәк, әгәр үзара салымнан кергән акчалар булмаса, без әле юлыбыз буйлап озак "йөзеп йөрер" идек. Сүз уңаеннан, әлеге президент программасын гамәлгә ашыруда безнең урамда яшәүче бар кеше катнашты.
Ремонтка кадәр безнең юл шундый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев