Юристлар сезнең сорауларга җавап бирерләр
Җомга көнне, 26 июньдә бөтен илебез буйлап чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Ул "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән. Бу көнне Татарстанда РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итүендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк җәмәгать кабул итүендә, ТР иҗтимагый палатасы кабул итүендә, Казан башкарма...
Җомга көнне, 26 июньдә бөтен илебез буйлап чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Ул "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән.
Бу көнне Татарстанда РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итүендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк җәмәгать кабул итүендә, ТР иҗтимагый палатасы кабул итүендә, Казан башкарма комитетында, "Бердәм Россия" партиясенең район бүлекләре җәмәгать кабул итүләрендә һәм Россия юристлары ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.
Консультантлар сыйфатында, элеккечә үк, ТР юстиция министрлыгы, ТР Прокуратурасы, суд приставлары федераль хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар һәм башкалар катнашачак.
Лаешта килүчеләрне балалар сәнгать мәктәбе бинасында урнашкан "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә 8 сәгатьтән 16 сәгатькәчә көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев