Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Үз хокукларын белгән кулланучылар билгеләп үтелде

Лаешның 2нче мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Ул Татарстанда бишенче мәртәбә үтә. Республика буенча аның сорауларына 4000нән артык 8-11 сыйныф укучылары җавап бирде, шул исәптән Лаеш районыннан 207 кеше. Лаеш мәктәпләре укучыларын олимпиадада катнашуга җәлеп итү буенча мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Луиза...

Лаешның 2нче мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Ул Татарстанда бишенче мәртәбә үтә. Республика буенча аның сорауларына 4000нән артык 8-11 сыйныф укучылары җавап бирде, шул исәптән Лаеш районыннан 207 кеше. Лаеш мәктәпләре укучыларын олимпиадада катнашуга җәлеп итү буенча мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Луиза Хәбибуллина зур эш алып бара.

Кулланучы буларак үз белемнәрен сынап карарга теләгәннәргә өч этап үтәргә кирәк иде. Беренчесе электрон формада тест рәвешендә дистанцион үткәрелде. Аның йомгаклары буенча республиканың 595 укучысы икенче этапка үтте. Шуларның 20се Лаеш районыннан. Бу балаларга эссе формасында дистанцион иҗат биреме үтәргә туры килде. Өченче, соңгы этапка 65 укучы кертелде, шул исәптән Лаешның 2нче урта гомумбелем мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Сергей Королев та. Кызганычка каршы йомгаклау этабында ул призлы урын яулый алмады.

-Әмма берничә конкурс сынавы үтеп, олимпиаданың йомгаклау этабына чыгу, намуслы көрәштә 4 меңгә якын укучыны үтү - бу зур хезмәт! - дип ышана Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова. - Шунысы мөһим, йомгаклау этабында Сергей үз районының бердәнбер вәкиле булды. Без ул ирешелгәннәрдә туктап калмас һәм киләсе елда тагын олимпиадада катнашыр, уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез.

Марина Ивановна аңа грамота һәм приз тапшырды. Шулай ук мәктәп баласын олимпиадага әзерләгән укытучы Анатолий Королев һәм мәгариф идарәсе методисты Луиза Хәбибуллина да билгеләп үтелде. Аларга Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе исеменнән рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район