Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Үз сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз

Гражданнарның ташламалы категорияләренең, аерым алганда, бу инвалидларга кагыла, социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) алуга хокуклары булу билгеле. Әмма еш кына теге яки бу бушлай даруга рецепт яздырып алудан өмет өзгән гражданнар НСУдан баш тартып акчалата эквивалент алуга өстенлек бирәләр. Бу кирәкмәгән, ә кайчак кире кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Светлана ПЕТРОВА...

Гражданнарның ташламалы категорияләренең, аерым алганда, бу инвалидларга кагыла, социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) алуга хокуклары булу билгеле. Әмма еш кына теге яки бу бушлай даруга рецепт яздырып алудан өмет өзгән гражданнар НСУдан баш тартып акчалата эквивалент алуга өстенлек бирәләр. Бу кирәкмәгән, ә кайчак кире кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Светлана ПЕТРОВА

Шулай итеп, НСУга нәрсәләр керә соң? Социаль хезмәтләр җыелмасы медицина препаратларын, санаторий-курорт һәм транспортка түләүләрне үз эченә ала. Гомуми күләме 2016 елның 1 февраленнән айга 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Шул исәптән, медицина ярдәме стандартларына ярашлы төстә, хезмәтләр алучы гражданга дару препаратларына айга 766 сум 55 тиен ярдәм бүленә. Санаторийга юллама өчен 118 сум 54 тиен - шәһәр яны тимер юл транспортында йөрүгә, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспорт белән бару-кайтуга 110 сум 9 тиен билгеләнә. Ташламага ия кешегә ни өчен акча түгел, ә НСУ алу файдалырак булу гади исәпләү юлы белән күренә. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда пенсиягә айлык өстәмә бары тик 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Дару препаратларына бәяләр үсеп торганда сез әлеге суммага барлык кирәкле әйберләрне ала алмаячаксыз. Мәсәлән, 3 группа инвалид гражданка Н. онкологик авыру нәтиҗәләреннән, бронхиаль астма, шикәр авыруы һәм гипертония белән җәфалана. Ул Лаеш үзәк район хастаханәсендә биш төрле бушлай даруга һәм онкоүзәктә - шешкә каршы тагын бер препаратка рецепт ала. Барлыгы алты кыйммәтле даруга. Ваклап сатучы даруханәләр челтәрендә сатып алганда кирәкле таблеткаларның, ингаляция чаралары һәм башкаларның уртача бәясен китерәбез. Престариум - 600 сум, метформин - 300-400 сум, беродуал - 500-600 сум, середит яки бекламетазон - 1200 сумнан артык, пульмикорт яки будесонид - 1500 сум, летрозол - 2500 сум, гипертония белән авыручыларның канын сыегайтучы аспирин кебек "вак-төяк"не санап тормыйбыз. Исәпләдегезме? 5600 сум килеп чыга. Шулай булгач, гражданка Н.га социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартудан файда юк. Сәламәтлек кыйммәтрәк.

Яман шеш белән авыручыларга бушлай даруларсыз калу аеруча куркыныч. Баш тартуны агымдагы елның 1 октябреннән рәсмиләштерергә мөмкин. Һәм дарулар өчен акчаны киләсе елның 1 гыйнварыннан алырга була. Әмма бер елга сез кыйммәтле препаратлар белән дәвалану мөмкинлегеннән мәхрүм булачаксыз. Ә мәкерле авыру рецидивлары белән үзенчәлекле.

Санаторийга путевка һәм дәвалану урынына бару-кайтуга хокук перспективаларын чагыштырыгыз. Әлеге социаль хезмәтләрдән баш тартканда сез айга шул тәртиптә 118 сум 59 тиен һәм 110 сум 9 тиен алачаксыз. 2014 елда ташламага ия Н.га Евпаториягә юллама бүлеп бирделәр. Нәтиҗәдә Кырымның искиткеч санаториенда 18 көн дәвалану инвалид өчен тулысынча бушка булды, ә бит путевка 28 мең сум тирәсе һәм самолет белән барып кайту 22 мең сум тора.

Ташламага ия кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: "-Үз сәламәтлегегез файдасына сайлау ясагыз!"

Укучылар өчен мәгълүмат: исегездә тотыгыз, барлык даруларның да тискәре яклары бар, ә мәкаләдә препаратлар бәясе якынча күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район