Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Бердәм Россия” сәяси тотрыклылык һәм гражданнар иминлеге яклы

"Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең ХХI конференциясендә сүз заманча шартларда эшләү турында барды.

Төп - "Бердәм Россия" бөтенроссия партиясенең XIV съезды нәтиҗәләре һәм 2014 елга партиянең Лаеш җирле бүлеге алдында торган бурычлар турында" соравы буенча съезд делегаты, Бердәм Россия" бөтенроссия партиясенең җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев чыгыш ясады.

Михаил Павлович партия съездының октябрьнең беренче числоларында булуын искәртте. Анда республиканы 27 кеше тәкъдим итте, алар арасында республика Президенты, партиянең Югары Советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан төбәк бүлеге секретаре, партиянең Генераль Советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин бар иде. Съезд эшендә федерациянең барлыгы 80 субъектыннан беренчел оешмалар вәкилләре катнашты. Съездның 1700 делегаты арасында - 600 кеше беренчел ячейкалардан.

Партия форумында илебезнең күпчелек халкын борчыган мәсьәләләр каралды. Анда катнашучылар дәүләтнең беренче затларына сораулар бирделәр һәм үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр. Аерым алганда, электр энергиясенә социаль нормативлар проблемасы күтәрелде. Гомумән, сораулар спектры төрле иде. Ул җинаятьчелеккә дә, шәхси эшмәкәрләр проблемаларына да, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә, Россия автосәнәгате үсешенә һәм башкаларга да кагылды. Дискуссия мәйданчыкларында Россия Президентының социаль сәясәт, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре сыйфаты, мәгариф, фән, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә узган ел кабул ителгән "май" указлары үтәлеше турында фикер алыштылар.

-80 төбәктә узган сайлау кампаниясе нәтиҗәләре шуны күрсәтте: "Бердәм Россия" партиясе илебезнең сәяси тормышында алдынгы урынны алып тора, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев. - Сайлауларда 54 сәяси партия һәм алты иҗтимагый берләшмә катнашты. Чагыштыру өчен: бер ел элек сайлауларда бары 26 партиядән генә кандидатлар катнашкан иде. Сайлауларның иң күп өлеше муниципаль дәрәҗәдә үтте. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарында бердәмроссияле депутатлар узган сайлаулар белән чагыштырганда ун процентка артты. "Бердәм Россия" сайлаучылар өметен аклый.

Партия катнашында инвалидларны эшкә алу өчен төбәк хакимиятенә квота билгеләү хокукы биргән закон кабул ителде. Бу алар өчен 300гә якын эш урыны булдыру мөмкинлеге бирә. Ана капиталы белән бер үк вакытта бала табу сертификаты гамәлдә, балалары өч яшькә кадәр булган күп балалы гаиләләргә ай саен акчалата ярдәм күрсәтелә. Партия эшмәкәрләр мәнфәгатен яклый, пенсия системасын модернизацияләү дәвам итә.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге үз эшендә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә басым ясый. Шәһәр округлары муниципаль берәмлекләре һәм муниципаль районнар арасында безнең район тотрыклы төстә алдынгы урыннарда бара. Ә кайбер позицияләр буенча - беренче дә. Мәсәлән, халыкның тормыш дәрәҗәсе, хезмәт базарында киеренкелек түбән булу буенча. Бездә "Уңайлы мохит", "Бәләкәч" һәм 30 яшьтән "олы" мәктәпләрне капиталь ремонтлау программалары уңышлы хәл ителә. Быел гына да район территориясендә ике яңа балалар бакчасы сафка басты. Ипотека буенча төзелеш тиз темпта үсә. Яңа юллар барлыкка килә. Шәһәр үзәге үзгәрә.

Чыгыш ясаучы конференциядә катнашучыларга якын арада хәл ителәсе бурычларны йөкләде.

Партия замана белән бергә атлый. Ул үз сафларын ныгыта, профессионалларга, яшьләргә һәм өметле кешеләргә таяна. Партиядә җаваплы постларга һәм җитәкче органнар составына идарә итүдә тәҗрибәле, урыннардагы хәлне һәм төрле социаль төркемнәр кәефен белгән кешеләр билгеләнә. Партиянең ХIV съезды шуны күрсәтте. Бу лаешлылар конференциясендә дә күренде.

Партия уставы җирле сәяси советы әгъзаларының ун процентын ел саен үзгәртүне күздә тота. Шул уңайдан яшерен тавыш бирү юлы белән җирле сәяси советка Кече Елга башлангыч бүлеге секретаре, Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Равил Әхмәтов сайланды.

"Бердәм Россия" партиясе Лаеш җирле бүлеге эшчәнлегендә актив катнашулары һәм зур өлеш кертүләре өчен Лаеш шәһәре ветераннар советы рәисе Тамара Зотова, "Камская новь"-"Кама ягы" газетасы редакторы Денис Суханов, Татар Янтыгы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Фатыйма Хәмидуллина һәм

Макаровка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Людмила Казанбаева "Бердәм Россия" җирле бүлеге секретаре грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә партиянең яңа әгъзасы «Источник здоровья» җәмгыяте генераль директоры Айрат Абдрафиевка тантаналы шартларда партия билеты тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция Единая Россия итоги работы