Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бу туган көн Роман хәтерендә озак сакланыр

Лаешның махсус интернат мәктәбендә тәрбияләнүче Роман Федоров 12 яшь тулган көнен аеруча хәтерләр.

Ул көнне аны дуслары, сыйныфташлары, укытучылары һәм тәрбиячеләре генә котламады. Романны туган көне белән район башлыгы Михаил Афанасьев шәхсән котлады. Торт һәм истәлекле бүләк тапшырып, Михаил Афанасьев малайга нык сәламәтлек, яхшы укуын һәм бар хыялларының чынга ашуын теләде. Аның иң зур хыялларының берсе - район җитәкчесе белән шәхси аралашу, Лаешның үсеш перспективалары турында аннан ишетү теләге - малай өчен иң сөенечле көндә - аның туган көнендә чынга ашты.

Кечкенә яшьтә булса да, Роман район башлыгының эше күп булуын, тыгыз эш графигында аның белән очрашуга вакыт табу өчен тырышырга туры килгәнлеген аңлый. Шуңа күрә бүләкләр һәм котлаулар кабул итеп ул Михаил Павловичка игътибары өчен ихлас күңеленнән рәхмәт әйтте. Учреждение директоры Татьяна Камбарова аңлатып үткәнчә, Роман башлык эш визиты белән февраль аенда килгәндә аның белән аралашу мөмкинлеге тапкан һәм туган көненә чакырган. Роман үзе янына килгән туганнарына һәм якыннарына район башлыгы белән очрашуы турында дулкынланып, сөенеп сөйләгән. Ә инде олы кунак бүләк иткән торт белән ул барлык төркемдәшләрен һәм дусларын сыйлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: глава района спецшкола–интернат Роман Федоров