Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Зарарланган акчалар белән кая барырга

Әйләнеш барышында һәм тышкы факторлар тәэсирендә акчалар тузалар, ә ертылган, буялган, тышкы рәвеше үзгәргән банкнотларны кибет кассаларында, транспортта, базарда теләми генә алалар яки бөтенләй алмыйлар. Кешеләр мондый хәлләрдә кая мөрәҗәгать итәсен белмиләр. Россия Банкы Идел-Нократ ГУның Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге экспертлары аңлатып үтә: үз хокукларыңны төгәл белү һәм...

Әйләнеш барышында һәм тышкы факторлар тәэсирендә акчалар тузалар, ә ертылган, буялган, тышкы рәвеше үзгәргән банкнотларны кибет кассаларында, транспортта, базарда теләми генә алалар яки бөтенләй алмыйлар. Кешеләр мондый хәлләрдә кая мөрәҗәгать итәсен белмиләр. Россия Банкы Идел-Нократ ГУның Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге экспертлары аңлатып үтә: үз хокукларыңны төгәл белү һәм һәр конкрет очракта үзеңне кыю тоту өчен Үзәк банк билгеләгән зарарланган акчаларны кабул итү кагыйдәләрен белү зарур.

1.Милек формасына һәм эшчәнлек өлкәсенә бәйсез төстә барлык предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр бераз зарарланган акчаларны: пычранган, тузган, ертылган, таушалган, кечкенә тишекләре булган, язулары, таплары, штамп билгесе булган, почмаклары булмаган банкнотларны, шулай ук механик зарарланулары булган тимер акчаларны барлык төр түләүләр өчен алырга тиешләр.

2.Әгәр сезнең кулдагы акчаларның зарарланулары күп булса аларны алыштыру өчен банк кына кабул итә. Бу банкнотлар:

-беренче мәйданының 55%тан киме сакланган, зур фрагменты югалган;

-бер банкнотның ябыштырылган фрагментлары һәм беренчел мәйданның 55%ыннан ким булмаган;

-бер номиналдагы төрле банкнотның ике фрагментыннан төзелгән,

әгәр һәр өлеш күршесеннән график бизәлеш буенча аерылганда һәм беренчел мәйданның 50%тан кимен биләмәгәндә;

-төсе үзгәргән һәм ультрашәмәхә нурларда аларда сурәт ачык күренгәндә.Буяу акчаларны күчергәндә һәм саклаганда саклау өчен кулланыла торган махсус чараларга карарга тиеш түгел;

-әзерләүчеләр брагы булганнар.

Тимер акчаларга килгәндә исә, халыкка касса хезмәте күрсәтүче теләсә нинди банк бөгелгән, сытылган, киселә башлаган, тишекләре булган һәм металлны кырып караган эзләр булганда алыштырырга тиеш, бу очракта аның Россия Банкы тәңкәсе булуы ачык күренү зарур. Шул ук вакытта аларның массасы беренчедән 75%тан ким булмаска тиеш.

Банк кассиры алыштыру турында карарны мөстәкыйль кабул итә һәм зарарланган акчаларны яңаларына шунда ук алыштыра ала яки аларны Россия Банк учреждениесенә экспертизага җибәрә. Экспертиза тәмамлангач түләүгә сәләтле дип табылган акча суммасы гражданга акчалата түләнә яки аның счетына күчерелә.

Зарарланган теләсә нинди күләмдәге Россия Банкы банкнотлары һәм тимер акчалар бушлай алыштырыла.

3.Әйләнештән чыккан банкнотлар һәм тимер акчалар, ялган билгеләре булган, шулай ук түбән номиналдагы акчаларны югарыга үзгәрткән яки башка дәүләт банкнотлары; "Образец", "Тест" дип язылган банкнотлар, 45%тан артык мәйданы булмаган, тимер акчалар өчен массасының 25%ы югалган акчалар түләү һәм алыштыру өчен кабул ителми.

Ялган билгеләре булмаган түләүгә сәләтсез банкнотларны һәм тимер акчаларны кассир "Алыштырудан баш тартылды" штампы куеп клиентка кире кайтара.

Россия Банкының тәләүгә сәләтле акча билгеләре Россия Банкының интернет челтшрендәге рәсми сайтында www.cbr.ru "Банкноты и монеты" бүлегендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район