Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сезнең сәламәтлек – үз кулыгызда

Инсульт - ул баш миендә кан әйләнеше кискен бозылу, бу вакытта сөйләм, куллар яки аяклар хәрәкәте кыенлаша. Кешегә инвалидлык яный, үлемгә китерүе мөмкин. Инсульт ике төрле була: ишемик (80-90% очрак) һәм геморрагик (10-20%). Ишемик инсульт вакытында тукландыручы артерия тыгылу нәтиҗәсендә ми участоклары үлә. Геморрагик булганда исә кан тамыры шартлау нәтиҗәсендә...

Инсульт - ул баш миендә кан әйләнеше кискен бозылу, бу вакытта сөйләм, куллар яки аяклар хәрәкәте кыенлаша. Кешегә инвалидлык яный, үлемгә китерүе мөмкин.

Инсульт ике төрле була: ишемик (80-90% очрак) һәм геморрагик (10-20%).

Ишемик инсульт вакытында тукландыручы артерия тыгылу нәтиҗәсендә ми участоклары үлә. Геморрагик булганда исә кан тамыры шартлау нәтиҗәсендә мигә кан сава.

Инсульт куркынычы факторлары: стресслар, атмосфера басымы уйнау, нык арганлык, начар гадәтләр (алкоголь һәм тәмәке тарту), артык авырлык, аз хәрәкәтләнү, канда холестерин күләме югары булу.

Инсульт килеп чыгу сәбәпләре - баштагы магистраль артерияләр атеросклерозы муенның йокы яки умырткалык артерияләре я ми эчендәге кан тамырлары кысылуга һәм холестерин белән тыгылуга китерә.

-тромб яки атеросклероз бляшкасының ычкынып киткән фрагменты кан тамырын томалый.

-даими дәваланмаганда югары кан басымы ишемик инсультны үстерүче кан тамырлары кысылуга яки шартлауга һәм мигә кан савуга китерә.

-йөрәк авырулары (аритмия, йөрәк клапаннары патологиясе, миокард инфаркты) йөрәктә тромблар барлыкка килүгә китерә. Тромб ычкынып китеп баш миен тукландыручы кан тамырын томаларга мөмкин.

-кан оешу бозылу йөрәктә һәм кан тамырларында тромблар барлыкка килүгә китерә. Ычкынып киткән тромб баш миенең кан тамырларына эләгеп инсультка китерергә мөмкин.

Инсульт булу куркынычын киметүнең иң нәтиҗәле ысулы аңа китерергә мөмкин булган факторларны үз вакытында ачыклау һәм медикаментоз дәвалау билгеләү.

Исегездә тотыгыз! Тормыш рәвешен: туклану схемасын, хезмәт һәм ял режимын үзгәрткәндә, физик активлыкны арттырганда гына инсультны уңышлы профилактикаларга була.

Күбрәк хәрәкәтләнегез - һәр көнне кимендә ярты сәгать җәяү йөрегез. Авырлыгыгызны нормальләштерегез - артык авырлыкны төшерү йөрәк һәм кан тамырларына артык йөкне киметә. Тәмәке тартудан баш тартыгыз һәм алкоголь куллануны чикләгез. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, бөртекле культуралар ашарга тырышыгыз.

Вәсилә Бутузова, Лаеш район хастаханәсе баш табибы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined