Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Жаворонок“ канат кага

Лаешның балалар сәнгать мәктәбендә "Жаворонок" ачык республика фестивале үтте. Аның максаты - балалар иҗатын пропагандалау, талантлы яшь музыкантлар, биючеләр, рәссамнар һәм аларның педагогларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Быел фестиваль-конкурс ике истәлекле датага - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм П.И.Чайковский юбилеена багышланды. "Жаворонок" әле берничә ел элек кенә...

Лаешның балалар сәнгать мәктәбендә "Жаворонок" ачык республика фестивале үтте. Аның максаты - балалар иҗатын пропагандалау, талантлы яшь музыкантлар, биючеләр, рәссамнар һәм аларның педагогларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Быел фестиваль-конкурс ике истәлекле датага - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм П.И.Чайковский юбилеена багышланды.

"Жаворонок" әле берничә ел элек кенә район масштабындагы конкурс иде, әмма "канатларын җәйде" - зона күләмендәге чарага әйләнде. Безнең район музыкантлары, җырчылары, биючеләре һәм рәссамнары белән бергә Казан һәм Яшел Үзәннән, Алексеевск, Балык Бистәсе, Аксубай һәм Югары Ослан районнарыннан килгән яшь талантлар да үз сәләтләрен күрсәтте.

Жюри үзенең абруйлы булуы белән аерылып торды. Аның составында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты музыка сәнгате кафедрасы деканы Светлана Додонова, ТРның халык артисты, хореограф Таһир Латыйфуллин, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Олег Мачин, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыкаль башкару кафедрасы доценты Юрий Королев һәм башкалар бар иде.

Вокал, хореография, музыкаль башкару - бу номинацияләрдә призлы урыннарның иң күп "уңышын" безнең сәнгать мәктәбе җыйды. Жюри өч номер тәкъдим иткән балалар сәнгать мәктәбенең хореография ансамблен билгеләп үтте. "Памятник памяти героев войны" биюе белән алар конкурсны ачты.

-Мин бу балаларны эштә күрдем. Аларның репитиция вакытында ничек шөгыльләнүләрен күзәттем. Бик сәләтле, перспективалы яшьләр, - диде халык артисты, "Сәйдәш" ансамбле җитәкчесе Таһир Латыйфуллин.

Катя Потапова һәм Полина Алешина (фортепиано), Дарья Сутугина һәм Никита Ермолаев (думбра), Диана Сәмигуллина (скрипка), Владислав Козловский (рәссам) лауреат булдылар. Конкурс номинацияләрендә яшь музыка белгечләре дә үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. Полина Алешина эше призларга лаек булды. Ул П.И.Чайковскийның "1812 ел" увертюрасын заманча башкару интерпретацияләре белән параллельләр булуга тикшергән. Татьяна Петрованың "Музыка Великой Отечественной войны" эшен дә билгеләделәр.

Яшь рәссамнар үз әсәрләрен күргәзмәдә тәкъдим иттеләр һәм бер күргәзмәдә генә түгел. Төрле техника белән башкарылган рәсемнәр, аппликацияләр һәм картиналар шулкадәр күп иде, күрәзмә залы мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе фойеларында урнашты.

Быел оештыручылар фестивальнең форматын киңәйткәннәр. Яшь артистлар һәм аларның әти-әниләре билгеле педагоглар, музыкантлар һәм рәссамнар үткәргән осталык сәгатьләрен карый алдылар. Күпләргә йомырка кабыгыннан декупаж аеруча ошады: кракелюр һәм ясалма булдырылган ярыклар техникасы борынгылык тәэсире тудыра.

Чыгышлардан соң фикер алышу булды. Жюри әгъзалары һәр балага аерым тукталып, игътибарны нәрсәгә юнәлтергә, яшь җырчыларга сулышны, авазны ничек дөрес алырга, сәхнәдә үз-үзеңне ничек тотарга икәнен һәм башкаларны аңлаттылар.

"Жаворонок" - балалар сәнгать мәктәбе директоры Валентина Алешина проекты.

-Без әлеге фестивальне республика дәрәҗәсенә күтәрергә планлаштырабыз. Хәзер шактый күп конкурслар үткәрелә һәм безнең фестивальнең киләчәге "Жаворонок" ның эчтәлеге нинди булуга, аның нәтиҗәлелегенә һәм катнашучылар өчен мөһимлегенә бәйләнгән, - дип саный Валентина Александровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево