Зодиак билгеләре буенча кеше типлары
Кучкарлар: Туу датасы 21 марттан 31 мартка кадәр - кыю натуралар. Аларга шулай ук агрессия, командирлык сыйфатлары, көч, начар дисциплина хас. Мондый кучкарның мәхәббәте дәртле. 1 апрельдән 11 апрельгә кадәр - мондый кучкарлар түбәндәге сыйфатларга ия: горурлык, кыюлык, дан-шөһрәт ярату, лидерлык. Мәхәббәтләре бәйлелеккә кайтып кала. 12 апрельдән 20 сенә кадәр...
Кучкарлар:
Туу датасы 21 марттан 31 мартка кадәр - кыю натуралар. Аларга шулай ук агрессия, командирлык сыйфатлары, көч, начар дисциплина хас. Мондый кучкарның мәхәббәте дәртле.
1 апрельдән 11 апрельгә кадәр - мондый кучкарлар түбәндәге сыйфатларга ия: горурлык, кыюлык, дан-шөһрәт ярату, лидерлык. Мәхәббәтләре бәйлелеккә кайтып кала.
12 апрельдән 20 сенә кадәр - назлы, дәртле, импульсивлар. Алар сәнгать һәм музыка яраталар.
Үгезбозаулар:
21.04 - 10.5. - акыллы кешеләр, коммерциягә сәләтләре бар. Гадәттә - меланхоликлар.
2.05 - 11.05 - хыялый шәхесләр, бик яхшы сәясәтчеләр һәм әдәбият белгечләре. Миһербанлы һәм икеләнүчән кешеләр.
12.05 - 20.05 - ялгызлыкка өстенлек бирүче пессемистлар.
Игезәкләр:
21.05 - 31.05 - интуитив, акыллы, эчкерсез кешеләр.
1.06 - 10.06 - тынгысыз, агрессиягә бирелергә мөмкин булган кешеләр.
11.06 - 21.06 - хакимият яраталар, тотнаксыз темпераментлылар.
Кыслалар:
22.06 - 01.07. - хискә бирелүчән, дәртле кешеләр.
02.07 - 11.07 - җилбәзәк, кызыксынучан, коммерциягә һәвәсләр.
12.07 - 22.07 - хискә бирелүчән натуралы тынгысыз кешеләр.
Арысланнар:
23.07 - 03.08 - көчле, мистик кешеләр.
04.08 - 12.08 - мондый арысланнар тантана яраталар. Бәйләнчекләр, әмма төпле кешеләр.
13.08 - 23.08 - хакимият һәм көч яраталар, шул ук вакытта гәүдә көче белән акыл көче бер-берен тулыландыра.
Кызлар:
24.08 - 2.09 - гармония һәм тынычлык кешеләре. Утырып эшли торган тормыш рәвешен яраталар.
03.09 - 11.09 - бер генә кешене яраталар, астыртын, оялчан кешеләр.
12.09 - 23.09 - тапкырлар, кайчак ялкаулар, тыйнаклар.
Үлчәүләр:
24.09 - 2.10 - хыялый, ягымлы, яхшы күңеллеләр.
03.10 - 11.10 - зиннәтле яшиләр, аек акыллы, дан-шөһрәт яраталар.
14.10 - 23.10 - тәмле ризык яраталар, хискә бирелүчән кешеләр, әдәбият белән мавыгалар.
Чаяннар:
22.10 - 2.11 - канәгатьсезлек белдерүче һәм медицинага һәвәс кешеләр.
03.11 - 13.11 - дәртле, көчле инициативалылар.
14.11 - 22.11 - гашыйк булучан, җилбәзәк, артислык сәләтенә ия.
Укчылар:
23.11 - 2.12 - кыю, бәйсез кешеләр, спорт яраталар.
3.12 - 12.12 - фантазерлар, сәяхәт итәргә яраталар.
12.12 - 21.12 - бик үзсүзлеләр, зиннәт яраталар.
Кәҗәмөгезләр:
22.12 - 2.01 - тыныч, уйлап эш итүче кешеләр.
03.01 - 13.01 - күңелсез кешеләр, башкаларга начар йогынты ясыйлар.
14.01 - 20.01 - эш сөючән, дәртле, каршылыклы кешеләр.
Сукоярлар:
21.01 - 01.02 - нәзәкәтле һәм әдәплеләр.
02.02 - 12.02 - масаючан кешеләр. Акыллы, назлылар.
13.02 - 20.02 - тотнаклы, тыйнак һәм хискә бирелүчәннәр.
Балыклар:
21.02 - 1.03 - бик үзсүзлеләр, үзгәрешләр яраталар.
02.03 - 11.03 - масаючан, гадел, тантана яратучы кешеләр.
12.03 - 20.03 - аралашучан, ярдәмчелләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев