Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Зодиак билгеләре талисманнары

2017 елның 28 гыйнварында Кызыл Утлы Маймыл безнең белән кул изәп саубуллашыр һәм идарә итүгә хокукны Кызыл Утлы Әтәчкә тапшырыр. Хакимият алышуны без шунда ук сизмәбез дә, чөнки 2016 һәм 2017 елларның төсе дә, стихиясе дә бертөрле. Әгәр үз елы башында Әтәч үзен чагыштырмача тыныч тотса, тиктормас Маймылдан соң үз...

2017 елның 28 гыйнварында Кызыл Утлы Маймыл безнең белән кул изәп саубуллашыр һәм идарә итүгә хокукны Кызыл Утлы Әтәчкә тапшырыр.

Хакимият алышуны без шунда ук сизмәбез дә, чөнки 2016 һәм 2017 елларның төсе дә, стихиясе дә бертөрле. Әгәр үз елы башында Әтәч үзен чагыштырмача тыныч тотса, тиктормас Маймылдан соң үз биләмәләрен күзәтсә һәм җыештырса, язын инде хуҗа ияләшә, төрле төстәге канатларын җәя һәм безне үзенең көтелмәгән һәм күңелле сюрпризлары белән гаҗәпләндерә башлар.

Эксцентрик Әтәч елында иң мөһиме - тормыштагы бар үзгәрешләргә философларча карау. Ялкауланырга яратмаган кешеләргә Әтәч карьера мәсьәләләрендә ярдәм итәчәк. Әмма 2017 елда ашыгырга кирәкми, барлык кызыгырлык һәм яхшы тәкъдимнәр арасыннан нәкъ сезгә туры килүче һәм ышанычлы бердәнбер дөресен сайлау мөһим.

Бәлки монда сезгә талисманыгыз ярдәм итәр.

Борынгыдан кыйммәтле ташларны талисман дип санау гадәткә кергән. Ул һәр зодиак билгесе өчен аерым. Талисман сатып алганда аңа үз энергияңне бирү зарур. Моның өчен атна дәвамында аны 10-15 минутка кулыңа алырга кирәк. Шул чакта талисман хуҗасы өчен саклаучыга әйләнер.

-Кучкарлар - алтын бизәнү әйберләре, кызыл төстәге ташлар.

-Үгезбозаулар - сары төстәге ташлары булган ювелир әйберләр.

-Игезәкләр - алтын яки көмештән ачкыч рәвешендәге брелок.

-Кыслалар - бәллүр яки көмеш әйберләр.

-Арысланнар - алтын акчалар,орденнар.

-Кызлар - балчык ябалак.

-Үлчәүләр - агачтан уеп ясалган шкатулка.

-Чаяннар - тимер яки корычтан бака.

-Укчылар - аккургаш солдат, кашык, ат белән бәйле бар нәрсә. Шулай ук альмандин, фирәзә, азурит һәм эпидот та туры килә.

-Кәҗәмөгезләр - фарфор статуэткалар.

-Сукоярлар - фарфордан эшләнгән фәрештәләр. Яки фәрештәләр сурәтләнгән иконалар.

-Балыклар - балык фигуралары, кабырчыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район