Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тотып карарга рөхсәт ителә

Вакыйгалы туризм Лаеш ягы музее эшчәнлегендәге юнәлешнең берсе булып тора.

Казан, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр экспонатлар карау һәм экскурсоводны тыңлауга гына өстенлек бирмиләр. Аларның үзләрен рәссам, тимерче ролендә хис итү теләкләре зур. Туризмның бу төренә ихтыяҗ булуын исәпкә алып музей хезмәткәрләре "Көзге карусель" вакыйгалы экскурсияләр циклы оештырдылар, ул музей залларының берсендә театральләштерелгән тамашаны күздә тота. Район мәдәният йорты һәм тимерчелек туристларның яраткан урынына әйләнеп бара, анда аларга ташка бизәк ясау һәм металлдан роза таҗчыклары чүкү алымнарын күрсәтәләр. Лаеш кунаклары өйләренә үз куллары белән эшләнгән сувенирлар алып кайту өчен кулларына пумала яки чүкечне теләп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево музей кузница