Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балаларны йөзәргә өйрәтәләр

Аз үлчәмле судноларга дәүләт инспекциясенең Лаеш инспекторлар участогы хезмәткәрләре "Кама" спорт- сәламәтләндерү комплексында "Йөзәргә өйрән" Бөтенроссия акциясе кысаларында балаларны суда иминлек кагыйдәләренә өйрәтүне оештырдылар. -Кинәт салкынаю нәтиҗәсендә бераз ял иткән су коену сезоны үз көченә керде. Һава торышы җайланды. Җәйге чорда сулыкларда балаларның иминлек мәсьәләсе җитди игътибар таләп итә. Безнең...

Аз үлчәмле судноларга дәүләт инспекциясенең Лаеш инспекторлар участогы хезмәткәрләре "Кама" спорт- сәламәтләндерү комплексында "Йөзәргә өйрән" Бөтенроссия акциясе кысаларында балаларны суда иминлек кагыйдәләренә өйрәтүне оештырдылар.

-Кинәт салкынаю нәтиҗәсендә бераз ял иткән су коену сезоны үз көченә керде. Һава торышы җайланды. Җәйге чорда сулыкларда балаларның иминлек мәсьәләсе җитди игътибар таләп итә. Безнең бурыч эссе көннәрдә бала сулыкка юл алганчы аны үзеңне суда тоту кагыйдәләренә һәм йөзә белмәгәннәрне йөзәргә өйрәтүдән гыйбарәт,- дип сөйли Лаеш инспекторлар участогы җитәкчесе Александр Пыренков.- Профилактикалау кампаниясе кысаларында шул максаттан район территориясендә төрле өйрәтүче һәм күрсәтмә чыгышлар үткәрелә. Шуларның берсе "Кама" комплексының кечкенә бассейнында булды.

Акциядә "Липки" балалар лагеренда ял итүчеләр катнашты. Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр - йөзү буенча ярышларда җиңүчеләр һәм приз яулачылар- йөзә белмәгән яшьтәшләренә йөзүнең төп алымнарын күрсәттеләр. Кагыйдә буларак балалар белән суга кергәнче суда иминлек кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелә. Инструкторлар җитәкчелегендә балалар махсус күнегүләр комплексы башкардылар

МЧС хезмәткәрләре мондый очрашулар балаларга суда иминлек кагыйдәләре нигезләре буенча күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итәр, шулай ук аларны бәхетсезлек очракларыннан саклар дип уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево