Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Без бергәләп киләчәкне төзибез

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Лаеш җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясенең 1нче этабында алда торган чорга актуаль бурычлар игътибар үзәгендә булды. Конференциядә төбәк сәяси советы әгъзасы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев чыгышы якындагы биш елга өстенлекле бурычларны билгеләде, җирле партия әгъзаларының сайлау алды программасының төп...

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Лаеш җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясенең 1нче этабында алда торган чорга актуаль бурычлар игътибар үзәгендә булды.

Конференциядә төбәк сәяси советы әгъзасы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев чыгышы якындагы биш елга өстенлекле бурычларны билгеләде, җирле партия әгъзаларының сайлау алды программасының төп тезисларын яңгыратты. Партия лидеры, район башлыгы чыгышының лейтмотивы сайлау алды программасы исеменә аваздаш - "Лаеш муниципаль районы үсеш территориясе".

Докладта "Бердәм Россия" партиясе катнашында републикада хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләренең үзара мөнәсәбәтенең оптималь моделе гамәлгә ашырылуы аеруча билгеләнде. Ватандашларыбыз мәнфәгатьләрендә уннарча проектлар һәм гражданлык инициативалары тормышка ашырыла. Лаеш муниципаль районы президент программаларын тормышка ашыруга, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә саллы өлеш кертә.

Уңышлар турында барыннан да бигрәк саннар һәм фактлар сөйли. Тормыш эшчәнлегенең барлык тармакларында уңай нәтиҗәләргә ирешелгән. Соңгы 2 елда район авылларында 5 яңа балалар бакчасы төзелгән, агымдагы елда 480 урынга тагын 3 балалар бакчасы төзелә. Барлык белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт бара, ЛТЭТ, хастаханә реконструкцияләнә, 22 ФАП, ике табиблык амбулаториясе төзелгән һәм ремонтланган, Столбищеда яңа хастаханә файдалануга тапшырылган. Ел саен районда 1 кешегә 1,93 кв.м. торак төзелә, бу республикадагы уртача күрсәткечтән 3 тапкырга күбрәк, актив төстә юллар төзелә. Халык өчен яңа хезмәтләр үсә, тормыш дәрәҗәсе күтәрелә. Мәдәни мирас кадерләп саклана. Төзекләндерү, экологияне яхшырту өлкәсендә гаять зур эш алып барыла. Моңа Парклар һәм скверлар елы програмасын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек тә керә. Район икътисады перспективалы үсә, бизнес, авыл хуҗалыгы тармагына инвестицияләр актив җәлеп ителә.

Конференциядә чыгышларында делегатлар беренче чираттагы бурыч - ирешелгән казанышларны саклау, киләчәктә тотрыклы үсешне дәвам итү булуын билгеләделәр. Партиялеләр үзләренең гражданлык һәм патриотик бурычларын Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә республикада тормышка ашырылучы курсны яклауда күрәләр.

Конференциядә җирле үзидарәнең сайлап куела торган органнарына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү; җирле сәяси советка "Бердәм Россия"нең җирле бүлегенең сайлауларда катнашуы буенча вәкаләтләр бирү, сайлау алды прогшраммасын кабул итү; "Бердәм Россия" партиясе Татарстан бүлегенең XXIII конференциясенә делегатлар сайлау турындагы мәсьәләләр карап тикшерелде. Конференция барышында "Бердәм Россия" партиясе Лаеш җирле бүлегенең эшлекле активлыгын ныгыту буенча озак һәм нәтиҗәле хезмәте өчен җирле бүлек белгече Дания Яруллина Лаеш җирле бүлек секретаре Рәхмәте һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Партия билетлары түбәндәгеләргә бирелде: яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Алешин Иван Александрович, "Татэнергосбыт" ААЖнең Идел буе бүлеге Лаеш РПУ начальнигы Наумов Игорь Михайловичка.

Конференциядә фикер алышкан бар мәсьәләләр буенча шуларга туры килүче карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш