Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Борынгы корал алып кайту барып чыкмады

"Казан" халыкара аэропортында Франциядән кайткан Казан кешесе тоткарланган. Сәбәбе җитди: таможня контроле узганда аның чемоданында револьвер табалар. Ә гр. М. корал алып кайтуын кире дә какмый. -Бу миңа француз дустым бүләк иткән сувенир, - дип аңлата ул таможня хезмәткәрләренә аңлашылмаучылыкка ачыклык кертелүгә нык ышанып. Әмма тәртип сакчылары киң күңеллелек күрсәтергә...

"Казан" халыкара аэропортында Франциядән кайткан Казан кешесе тоткарланган. Сәбәбе җитди: таможня контроле узганда аның чемоданында револьвер табалар.

Ә гр. М. корал алып кайтуын кире дә какмый.

-Бу миңа француз дустым бүләк иткән сувенир, - дип аңлата ул таможня хезмәткәрләренә аңлашылмаучылыкка ачыклык кертелүгә нык ышанып.

Әмма тәртип сакчылары киң күңеллелек күрсәтергә ашыкмыйлар: алар револьверны тартып алып экспертизага җибәрәләр.

Белгечләр нәтиҗәсе буенча, 1849 елгы үрнәктәге әлеге револьвер ату өчен яраклы, антиквар коралларга керә һәм мәдәни кыйммәт булып тора. Аның якынча бәясе йөз унбер мең сумнан артыграк була. Эш материаллары Лаеш районы судына тапшырыла.

Гаепләнүче чик аркылы очканда аек булмаганлыгын әйтә. Борынгы коралга декларация тутырырга кирәклеген уйламаган.

Эшнең барлык якларын исәпкә алып, суд гр. М.ны өч ел сынау срогы белән өч ел да бер айга ирегеннән мәхрүм ителүгә (шартлы төстә) хөкем итте.

Мәкалә Лаеш район судының матбугат хезмәте биргән материаллар буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район контрабанда