Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эчкечелеккә каршы көрәш

Узган атнада Лаеш районы территориясендә исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 14 кешегә беркетмә төзелде. Аларның өчесе элек инде йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән булган. Ә авто хуҗаларының берсе рульне аек булмаган үсмергә биргән. Үзе бу вакытта пассажир урынына утырган. Машина йөртүче дә, машина хуҗасы да, балаларын дөрес тәрбияләмәгән өчен...

Узган атнада Лаеш районы территориясендә исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 14 кешегә беркетмә төзелде.

Аларның өчесе элек инде йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән булган. Ә авто хуҗаларының берсе рульне аек булмаган үсмергә биргән. Үзе бу вакытта пассажир урынына утырган. Машина йөртүче дә, машина хуҗасы да, балаларын дөрес тәрбияләмәгән өчен үсмернең әти-әниләре дә җәза алачак.

Ике йөртүчегә карата исерек килеш машина йөрткән өчен кабат тоткарланганлыктан, җинаять эшләре кузгатылды. Тагын икесе автотранспорт белән идарә итәргә хокуклары булмаган килеш трассага чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район