Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Халык контроле“ гамәлдә

Районда яшәүчеләрнең 2015 елда ТР "Халык контроле" системасына мөрәҗәгатьләре саны -Төзекләндерү -Юл хәрәкәтен оештыру -Муниципаль юлларны карап тору һәм ремонтлау -Рөхсәтсез чүплекләр -Барлык мөрәҗәгатьләр Узган елда татарстанлылар "Халык контроле" системасына 29673 хәбәр җибәргәннәр, бу 2014 елдагыдан 38%ка яки 8 мең мөрәҗәгатькә күбрәк. Лаеш районында иң популяр категорияләр булып, тулаем Татарстандагы...

Районда яшәүчеләрнең 2015 елда ТР "Халык контроле" системасына мөрәҗәгатьләре саны

-Төзекләндерү

-Юл хәрәкәтен оештыру

-Муниципаль юлларны карап тору һәм ремонтлау

-Рөхсәтсез чүплекләр

-Барлык мөрәҗәгатьләр

Узган елда татарстанлылар "Халык контроле" системасына 29673 хәбәр җибәргәннәр, бу 2014 елдагыдан 38%ка яки 8 мең мөрәҗәгатькә күбрәк.

Лаеш районында иң популяр категорияләр булып, тулаем Татарстандагы кебек үк,"Юл хәрәкәтен оештыру", "Төзекләндерү", "Муниципаль юлларны карап тору һәм ремонтлау" һәм башкалар тора. 2015 елда кабул ителгән 139 гаризаның 82се (62,1%ы) хәл ителгән. 9 гариза (6,8%) нигезле кире кагылган. Җиде гаризаны (5,3%) финанслау булмау сәбәпле канәгатьләндерә алмаганнар.

Лаешлылар быел да "Халык контроле"нә актив мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, узган өч айда гына да 13 гариза кергән. Аларның бише инде хәл ителгән, алтысы - эшләү стадиясендә, икесе планлаштырылган.

Мәсәлән, Р.Зәйнетдинов (Рождествено) бер жир участогы милекчесенең "гражданнарның машина белән үтүен тулысынча япкан законсыз капка" урнаштыруына ачуы килгән. Ул "тикшерү үткәрүне, гаеплеләргә җәза бирүне һәм бозуны бетерүне" үтенә.

Барлык килүче гаризалар шуңа туры килүче ведомстволарга тапшырыла һәм контрольгә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район дороги