Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ифтар дусларны җыя

Узган пәнҗешәмбедә Лаеш мәчетендә район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән ифтар мәҗлесе үткәрделәр - аңа 30 дан артык ирегет һәм 40 лап хатын-кыз килде.

Ифтар - Рамазан аенда кояш баеганнан соң авыз ачу, исламда тыелмаган ризыклар белән туклану. Һәркөнне ураза тоту ифтар белән тәмамлана һәм иртән янә ураза дәвам иттерелә. Тантаналы мәҗлескә мөселманнар бергә җыела, якыннарын, дусларын һәм мохтаҗларны сыйлый. Ифтарга килгән кунаклар хуҗага Аллаһының хәер-фатихасын алып килә, диләр, аларны табын янына дәшәләр.

Зур гаиләдә кебек, Зәрия Әхмәтсафина, Минзилә Садыйкова һәм башка хатын-кызлар зур булмаган кысынкы бүлмәдә ризык әзерлиләр. "Без моны чын күңелебездән, кешеләр өчен, Аллаһы ризалыгы өчен эшлибез", - ди алар һәм: "Барысы да яхшы, кеше күп килде", - дип өстиләр. Ифтар мәҗлесендә Лаеш кешеләре генә түгел, Кече Елгадан кунаклар да катнашты. Шуны да әйтергә кирәк, Лаеш мәчетенә йөрүче мөселманнар күп балалы гаиләләрне, инвалид балаларны, кыен тормыш хәлендә калганнарны да игътибарсыз калдырмый. "Без аларга Корбан бәйрәмендә бүләкләр бирәбез. Аларның нинди диндә булулары мөһим түгел", - дип ышандырды мәчеткә йөрүчеләр. Алар үзләре дә еш кына мәчеткә пешкән ризыклар алып киләләр, Аллаһыга гыйбадәт кылырга килүчеләрне сыйлыйлар. Иң мөһиме - кешеләрнең игелекле атмосферада яшәве һәм бер-берсенә күңел җылысы бүләк итүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево мечеть Ифтар

2
X