Каравонга бушлай автобуслар йөриячәк
Каравонда катнашу өчен Лаеш районына Россиянең төрле төбәкләреннән 25 иҗат коллективы чакырылган. Никольскийда татарстанлыларның 120 дән артык коллективы җыелачак. Рус фольклоры фестиваленә Анастасия Заволокина һәм "Играй, гармонь" телепрограммасын төшерү төркеме килү көтелә. Фестиваль көнне Никольскийга кадәр бушлай автобуслар йөриячәк. Алар иртәнге 8 дә түбәндәге тукталышлардан кузгалачак: Казанда - Г.Камал исемендәге...
Каравонда катнашу өчен Лаеш районына Россиянең төрле төбәкләреннән 25 иҗат коллективы чакырылган. Никольскийда татарстанлыларның 120 дән артык коллективы җыелачак. Рус фольклоры фестиваленә Анастасия Заволокина һәм "Играй, гармонь" телепрограммасын төшерү төркеме килү көтелә.
Фестиваль көнне Никольскийга кадәр бушлай автобуслар йөриячәк. Алар иртәнге 8 дә түбәндәге тукталышлардан кузгалачак: Казанда - Г.Камал исемендәге театр, Җиңү Проспекты, "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексы; Дербышки поселогында - Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты; Лаешта - район мәдәният йорты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев